Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә спорт мәйданчыкларын тикшерделәр

Узган атнада Президент программалары нигезендә, "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан гамәлгә баскан спорт мәйданчыклары халәтен тикшерделәр. Комиссия бик мәртәбәле - составында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова, Министрлар Кабинетыннан Виктор Лямзин, төрле министрлык һәм "Бердәм Россия" партиясе белгечләре килде. Ольга Павлова - легендар шәхес, җиңел атлетика остасы, данлыклы динамовчы, парламентта...

Узган атнада Президент программалары нигезендә, "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан гамәлгә баскан спорт мәйданчыклары халәтен тикшерделәр.

Комиссия бик мәртәбәле - составында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова, Министрлар Кабинетыннан Виктор Лямзин, төрле министрлык һәм "Бердәм Россия" партиясе белгечләре килде. Ольга Павлова - легендар шәхес, җиңел атлетика остасы, данлыклы динамовчы, парламентта "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы.

- Райондагы спорт мәйданчыклары - үсеш территорияләре. Аларга яшьләр дә, олылар да теләп йөрсеннәр иде, - диде ул.

Комиссия әгъзалары Бәрәскә, Бәрәзә, Күәм һәм Олы Әтнәнең техникум каршындагы спорт объектларын нәкъ шул күзлектән чыгып тикшерделәр. Әйтик, Бәрәскәдә мини-футбол мәйданчыгының мәктәп янында булуын уңай бәяләсәләр, Күәмдәге спорт мәйданы буенча: "Мәдәният йорты янында урнашса, отышлырак булыр иде", - дигән фикер белдерделәр.

Ә гомуми кимчелекләргә килсәк, алар, башлыча, ясалма газонга кагылалар. Әнә бит, әйтүләренчә Бәрәзәдәгесен кабат эшләсәләр дә, барыбер начар итеп җәйгәннәр.

- Гарантия очрагы бу. Вакытында һәм тиешенчә эшләтегез, - диделәр комиссия әгъзалары.

Бу мәйданчыкларның барысы да мәктәпләр янында эшләнде. Алардан күбесенчә мәктәп укучылары файдалана. Шуңа күрә спорт мәйданчыклары белән мәктәп директорлары, физкультура укытучылары таныштырды.

Янә Ольга Павлова фикере игътибарга лаек:

- Монда салым түләүчеләр өлеше зур. Шуңа күрә булганны саклау кирәк һәм ул халык файдасына эшләргә тиеш! - Комиссия җитәкчесе әнә шундый нәтиҗә ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев