Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә спорт сөючеләр өчен бөтен шартлар тудырылган

Көнүзәк мәсьәлә Спорт берләштерә, дуслаштыра... Үзебезнең Казанда барган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын башланган көннән бирле кызыксынып күзәтәбез. Шатландыра, горурландыра, үткән белән бүгенгене чагыштырып, яңаларының кадерен белергә дә өйрәтә әлеге бәйге. Әнә шул яңаларның барысы да Татарстан Республикасы Президенты программалары кысаларында төзелә. Кырыс экономик ситуацияләрдә дә Татарстанда Президентның 30...

Көнүзәк мәсьәлә

Спорт берләштерә, дуслаштыра...

Үзебезнең Казанда барган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын башланган көннән бирле кызыксынып күзәтәбез. Шатландыра, горурландыра, үткән белән бүгенгене чагыштырып, яңаларының кадерен белергә дә өйрәтә әлеге бәйге.

Әнә шул яңаларның барысы да Татарстан Республикасы Президенты программалары кысаларында төзелә. Кырыс экономик ситуацияләрдә дә Татарстанда Президентның 30 уникаль программасы эшләп торуына сөенәсең. Чөнки алар барысы да халыкның, бигрәктә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуны күздә тота. Соңгы 2013-2014 елда гына да республикабызда Президент программалары кысаларында 332 спорт мәйданчыгы сафка баскан. Агымдагы 2015 елда тагын 10 спорт объекты, шуның бишесе йөзү бассейннары белән, халыкка файдалануга тапшырылачак. Әлеге объектларның барысы да федераль программа нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты хисабына башкарыла. Төзелгәннәр файдаланылып, уңай нәтиҗәләрен дә бирә. 2014 елда Казан халыкара спорт ярышларын кабул итте: бадминтон буенча Европа чемпионаты, яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге, фехтование буенча дөнья чемпионаты, хай-дайвинг буенча I ФИНА Дөнья Кубогы һәм Россия тарихында беренче тапкыр уздырылган "Фэйр плей" ("Гадел уен") халыкара премиясен тапшыру тантанасы да Казанны дөнья күләмендә танытты. Һәм менә Су спорты буенча дөнья чемпионаты да Татарстан башкаласында уза.

Чемпионатның ачылу тантанасын якыннан күргәннәр андагы матурлыкны сөйләп бетерә алмыйлар, телевизордан караганда да сокландык. "Казан-Арена" стадионында корылган бассейн бер безне генә гаҗәпләндермәде, килгән кунаклар да соклануларын яшермәделәр.

Тантананы ачуда катнашкан Россия Президенты Владимир Путин, ФИНА президенты Хулио Маглионе, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чемпионатка килүчеләрне сәламләделәр. "Казандагы чемпионат ФИНА тарихында тагын бер искиткеч яңа бит булыр дип ышанам. Казан - онытылмаслык, энергиясе ташып торучы, киң күңелле, кунакчыл шәһәр", - дип сөйләде ФИНА башлыгы. Әлегә кадәр Россия тарихында булмаган мондый чемпионатның безнең Татарстанда узуы, Татарстанның тагын бер мәртәбә бөтен дөнья күләмендә танылуы күңелгә үзгә бер рәхәтлек тә бирә. Чынлап та Казан - Һәвәскәрләргә дә, профессионалларга да спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләрне үз эченә алган иң яхшы инфраструктуралы Россиянең спорт башкаласына әйләнде.

Татарстан - спортка зур игътибар биргән уникаль төбәк, башкалада гына түгел, республиканың һәр районы, һәр авылында спортка, спорт сөючеләргә бөтен шартлар тудырылган. Әтнәбезне генә алыйк. 2014 елның октябрендә өч катлы, "Ашыт" күп функцияле спорт үзәге файдалануга тапшырылды. Сәнгать мәктәбе дә бирегә күченгәч, мәдәният-спорт үзәгенә әйләнде. Бүгенге көндә иртәнге сәгать 8дән кичке 10 га кадәр эшләүче әлеге бинада спорт белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, кичке якта олылар да волейбол, теннис, бадминтон уйныйлар. Тренажер залы гына да ни тора. 2013-2015 еллар эчендә Олы Әтнә, Күәм, Олы Мәңгәр, Олы Бәрәзә, Комыргуҗа, Яңа Шашы, Бәрәскә авылларында төзелгән спорт мәйданчыклары да буш тормый. Балалар да, олылар да бик теләп шөгылләнәләр. Әлеге спорт корылмаларының күбесе мәктәп каршында эшләнүе икеләтә уңайлы. Эштән бушамаган авыл халкының да спортка тартылып, сәламәтлеген кайгырта башлавын күрү икеләтә шатландыра.

Чемпионатның ачылышы гына да күпме хатирәләр кузгатты...



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев