Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә спорт яратучылар өчен грандиоз бәйрәм узды

"Ашыт" мәдәният һәм спорт комлексында район спорт мәктәбе, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан грандиоз чара оештырылды. Район мәктәпләренең спорт сөюче укучылары, спорт мәктәбе тренерлары, физкультура укытучылары һәм мәктәп директорлары катнашындагы бу бәйрәм чарасы Әтнә районы тарихында беренче тапкыр уздырылды. Спорт мәктәбендә укучы балаларның уңышлары турында әледән әле газетабыз...

"Ашыт" мәдәният һәм спорт комлексында район спорт мәктәбе, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан грандиоз чара оештырылды. Район мәктәпләренең спорт сөюче укучылары, спорт мәктәбе тренерлары, физкультура укытучылары һәм мәктәп директорлары катнашындагы бу бәйрәм чарасы Әтнә районы тарихында беренче тапкыр уздырылды.

Спорт мәктәбендә укучы балаларның уңышлары турында әледән әле газетабыз битләрендә яктыртып киләбез.

Соңгы елларда дөрестән дә, биредә спорт яратучы укучылар өчен яңа шартлар тудырылды, түгәрәкләрнең эшчәнлеге җанланып китте.

Билгеле, бу алда телгә алынган Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге һәм спорт мәктәбенең, укучыларның кулга - кул тотынышып эшләве нәтиҗәсе.

Районда узган төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган балаларның хәзер инде республика дәрәҗәсенә күтәрелеп, Татарстан спорт тормышында билгеле бер үрләр яулавы үзенә бер горурлык хисләре тудыра. "Ашыт" спорт комплексында нәкъ менә шундыйларны хөрмәтләделәр, күңелләрен күрделәр дә инде. Әлеге чара турында тулы мәкаләне газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев