Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә сөт җитештерү күләме элеккечә үк югары

Сөт җитештерү буенча Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 3 августка республикада бер баш сыердан уртача тәүлеклек савым 15,2 килограмм тәшкил итте. Әтнәдә исә иң югары күрсәткеч - 21,8 килограмм ук! Күзаллар өчен чагыштыру урынлы булыр: икенче урында баручы Сабада - 20,5 килограмм. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештергән...

Сөт җитештерү буенча Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 3 августка республикада бер баш сыердан уртача тәүлеклек савым 15,2 килограмм тәшкил итте. Әтнәдә исә иң югары күрсәткеч - 21,8 килограмм ук! Күзаллар өчен чагыштыру урынлы булыр: икенче урында баручы Сабада - 20,5 килограмм.

Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештергән сөт буенча да - Әтнә беренче! Районда ул - 2,90 килограмм, ә Татарстан буенча - 0,90 килограмм.

Кукмара районында тулай җитештергән сөт күләме 204 тоннага җитте. Әтнә районының бу күрсәткече 155 тонна белән әлегә 5нче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев