Әтнә таңы

Әтнәдә – сөт, кайдадыр нефть “савалар"

Авыл хуҗалыгы проблемаларын актуальләштерү максатыннан, Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеген яктыртуны активлаштырырга чакырды. Бу уңайдан, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп җитештерү-икътисади күрсәткечләре нигезендә төзелгән рейтинг нәтиҗәләре белән танышыгыз. Монда 1 гектар сөрүлек җиренә карата акча кереме, сату рентабельлеге (субсидияләрдән тыш һәм процентларда), акча кеременә карата кредит әҗәтләре (процентларда), бер колхозчының...

Авыл хуҗалыгы проблемаларын актуальләштерү максатыннан, Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеген яктыртуны активлаштырырга чакырды.

Бу уңайдан, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп җитештерү-икътисади күрсәткечләре нигезендә төзелгән рейтинг нәтиҗәләре белән танышыгыз. Монда 1 гектар сөрүлек җиренә карата акча кереме, сату рентабельлеге (субсидияләрдән тыш һәм процентларда), акча кеременә карата кредит әҗәтләре (процентларда), бер колхозчының айлык уртача хезмәт хакы (мең сум), 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә сөт җитештерү (центнерларда) исәпкә алынган. Безнең һәм башка районнар күрсәткечләренә күз салыйк.

Реклама

Бездә акча кереме 1 гектарга 20,1 мең сум тәшкил итә. Бары Балтачта гына 100 сумга күбрәк. Республика буенча - 13 мең сум. Шул ук вакытта 1 гектар сөрүлек җиренә карата 4600, 5400, 6400, 6600 сум гына акча кереме алучы районнар да бар.Сату рентабельлеге бездә иң зуры - 16,9 процент.Икенче урында баручы Сарман районыныкы 16,1 процент. Балтачта - 13,9 һәм Сабада 10,1 процент кына. Ә Татарстанда бу күрсәткеч нибары 4,1 процент. Колхозчының уртача хезмәт хакы Татарстан буенча 13200 сум. Әтнә районында ул 12766 сум тәшкил итә. Бу Балтач, Саба, Кукмара районнарыннан күбрәк. Нефть "савучы" Әлмәт, Лениногорск районнарында уртача колхозчының хезмәт хакы 15 мең сумга якын. Акча кеременә карата кредитор әҗәтләр буенча Әтнә бишенче урында гына. Тик беренче урында баручы Менделеевск районыннан бик азга гына калышабыз. Аның каравы 11 айда 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә сөт җитештерү буенча безгә җитүче юк: 725 центнер сөт җитештерелде. Бездән соң баручы Балтачныкы - 669 центнер, Сабаныкы - 601 центнер... Ә Татарстан буенча 247 центнер.

Югарыда телгә алган рейтинг нәтиҗәләре 2008 ел белән чагыштырып бирелгән. Нәтиҗәдә Әтнә районы 5 ел элек II булса, быел I урында.Балтач районы беренче урыннан икенчегә тәгәрәгән, Саба районы Vтән III урынга күтәрелгән.

Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенчә, безнең районда "Шахтер" һәм "Ленин" хуҗалыклары күрсәткечләре сокландыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: