Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә стенага язып мәхәббәт аңлашалар

"Озын сүзләрдә кыска гына бер максат була",- дип язып калдырган галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Сүзләрнең кыйммәтлесе - заман үтү белән онытылмый торганы, дигәне дә аныкы... Олы Әтнә икмәк пешерү комбинатының стенасына язылган әлеге сүзтезмәгә әнә шундый биеклектән карап карарга булдым. Бәлки мондый мәгънәсез эшнең берәр мәгънәсе табылыр. Алайса, без баскан...

"Озын сүзләрдә кыска гына бер максат була",- дип язып калдырган галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Сүзләрнең кыйммәтлесе - заман үтү белән онытылмый торганы, дигәне дә аныкы...
Олы Әтнә икмәк пешерү комбинатының стенасына язылган әлеге сүзтезмәгә әнә шундый биеклектән карап карарга булдым. Бәлки мондый мәгънәсез эшнең берәр мәгънәсе табылыр. Алайса, без баскан җирлектән генә берничек тә кабул итеп булмый бу язуны. Күптән түгел генә ремонт ясалган бинаның стенасын бозарга кул да күтәрелү кирәк. Мәхәббәт аңлату өчен башка чарасын тапмаган ир-егеткә (хатын-кыз түгелдер, шәт) нәрсә дип әйтеп була?! Әлеге язуның максаты билгеле, тик менә кыйммәте ни дәрәҗәдә...
Айдан артык торган бу "Мин сине яратам"га комбинат җитәкчелегенең мөнәсәбәте дә начар түгел, күрәсең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев