Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә су бирү туктатыла

Су бирү туктатыла Олы Әтнә авылының Ферма башнясыннан су алучылар игътибарына бу хәбәр. 15 июньнән башнядан су бирү туктатыла. Хәтерләсәгез апрель аенда бер тапкыр өзелгән иде бу су, "Хәзерлексез, белми калдык" дип шалтыратучылар булды. Кеше хәленә кереп суны кабат бирә башладылар. Бу юлы андый хәл булмаячак, чөнки Әтнәнең Ферма ягы...

Су бирү туктатыла

Олы Әтнә авылының Ферма башнясыннан су алучылар игътибарына бу хәбәр. 15 июньнән башнядан су бирү туктатыла. Хәтерләсәгез апрель аенда бер тапкыр өзелгән иде бу су, "Хәзерлексез, белми калдык" дип шалтыратучылар булды. Кеше хәленә кереп суны кабат бирә башладылар. Бу юлы андый хәл булмаячак, чөнки Әтнәнең Ферма ягы урамнарыннан "Чиста су" үткәргече үтә, әлеге судан күп кеше файдалана, "Сыйфаты әйбәт", диләр. Су эчәргә дә яраклы, тикшерелгән. Су трассасын салганда, үзләренә су кертеп калмаучылар, "Инде нишләрбез", дип тилмерүчеләрне тынычландырасыбыз килә. Су кертергә теләгегез булса, язмача гариза белән коммуналь хуҗалыкка мөрәҗәгать итегез, ярдәм итәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев