Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә суд залыннан икенче хатын-кыз кулга алынды

8 март алдыннан Әтнә районы суды залыннан икенче хатын-кыз кулга алынды. Беренчесе кулга алынганга күп вакыт та узмады әле.

Бәйрәм алдыннан кулга алынган В. алимент түләмәгән өчен 1 елга хезмәт хакыннан 10 процент  тотып калуга хөкем  ителә. Әтнә районының бер авылына эшкә килгән бу хатын  башта тәртипле генә эшләп йөри. Әмма яшел елан үзенекен итә, эшлисе килми башлый. 

- Тора-бара бер ир заты белән чуалып бөтенләй юкка чыга. Бүгенге көндә өч балигъ булмаган баласын әтисе тәрбияләүче, ике тапкыр судка  кайтуны, җәза үтәтү инспекциясенә хәбәргә  чыгуны кирәк дип санамаган ханымны ирегеннән  мәхрүм итәргә дигән  карар чыгарылды һәм В.ның кулына  суд залында  богау салынды, - дип хәбәр итә җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев