Әтнә таңы

Әтнәдә суык тиеп авыручылар саны 30 дан арткан

Кыш - таудан чана-чаңгыда, тимераякта шуу гына түгел шул. Район үзәк больницасының халыкны медицина ярдәме белән тәэмин итү буенча баш табиб урынбасары Илнур Латыйпов белән шул хакта сөйләшәбез. Кышка кергәнче үк, салкын тиеп авыручылар күренә башлый, - дим, әңгәмәдәшемә мөрәҗәгать итеп. Быел бу проблема алай ук кискен түгел. ОРВИ белән...

Кыш - таудан чана-чаңгыда, тимераякта шуу гына түгел шул. Район үзәк больницасының халыкны медицина ярдәме белән тәэмин итү буенча баш табиб урынбасары Илнур Латыйпов белән шул хакта сөйләшәбез.

  • Кышка кергәнче үк, салкын тиеп авыручылар күренә башлый, - дим, әңгәмәдәшемә мөрәҗәгать итеп.
  • Быел бу проблема алай ук кискен түгел. ОРВИ белән авыручылар аз, ә грипп эләктерүчеләр, шөкер, бөтенләй юк, - ди баш табиб урынбасары.

Бүгенге көнгә салкын тиеп больницага килүчеләр саны 30дан артып киткән үзе. Ике кеше пневмониядән дәвалана. Ноябрьдә "әпч-чи", "о-хок"ларның саны тагын да артыр дип фаразлый. Чөнки, балаларның каникуллары тәмамлана. Араларында кунактан авырту эләктереп кайтучылар да була шул.Нәкъ шул сәбәпле, грипп белән авыручылар гыйнвар башларында артыр дигән фикердә.

Реклама

Бу уңайдан беренчесе һәм иң ышанычлысы - гриппка каршы вакцина ясату дип саный. Районда ул инде тәмамлану стадиясендә. Профилактика буенча милли календарьда каралганча, 3-17 яшьлекләргә, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкәннәргә бу процедураны узу мәҗбүри. Балага 15 яшь тулганчы, әти-әни рөхсәте кирәк. Бүгенгә 741 балага, шул исәптән 581 мәктәп укучысына, 479ы 60 яшьне узган 1073 өлкән кешегә вакцина ясалган. Хроник бронхит, астма, йөрәк-кан тамыры авыртуларын йөртүчеләр дә шушы соңгы категориягә керә. Икенчесе - грипп һәм ОРВИ таралса, изоляция булырга тиеш. Ягъни, авыру аерым бүлмәдә булсын. Кеше күп була торган җирләргә бармау хәерле. Өченчесен, баш табиб урынбасары "Противовирусный" дип атады. Бу уңайдан нинди дарулар кулланырга кирәклекне әйтеп узды. Табибтан сорамыйча антибиотик кулланырга ашыкмагыз. Вируска каршы ремантадин, гриппоферон, арбидол, кагацел ише дарулар куллану отышлы. Моның да шарты бар: аларны грипп чорында даими эчсәгез генә файдасын сизәрсез.

Халык медицинасын да искә алды. Әйтик, гриппка каршы сарымсак кулланабыз. "Файдасы - фитонцидларда. Ул бактерияләргә каршы 2 сәгать чамасы гына каршы тора", - диде.

Бу хакта Син ни уйлыйсың, укучым?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: