Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә сыерларга субсидия бирелә башлаячак

Ел саен Татарстанда шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итүгә ике миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә.

Татарстан үзен төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Һичшиксез, монда кече хуҗалык  субъектларының – шәхси ярдәмче хуҗалыкларның һәм КФХларның өлеше зур, аларның өлеше республиканың аграр комплексының гомуми күләмендә 50 проценттан артып китә. Республикада 456 мең шәхси ярдәмче һәм 4,6 меңгә якын фермер хуҗалыгы, төрле юнәлештәге 260 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы бар. Авыл хуҗалыгын үстерүдә дәүләт ярдәме бәяләп бетергесез роль уйный.Республикада дүртенче ел рәттән шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында закон эшли. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү юнәлешләре турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы вәкиле Александр Молокин : - Быелдан башлап, халыкның ветеринария хезмәтләре күрсәтү буенча ярдәм алуны гадиләштерүне сорап күп санлы үтенечләрен исәпкә алып, әлеге субсидияләр бердәмгә берләштерелде. Бу дәүләт акчалары көтүлекләрне саклауга гына түгел, ә кирәкле барлык ветеринария чаралары үткәрелгән сәламәт сыерларны саклауга да юнәлтеләчәк дигән гарантия булып тора. Субсидия бер сыерга - ике мең, ике сыерга - өчәр меңнән, өч һәм аннан да күбрәк терлек асраучылар сыер башына дүртәр мең алачак.Ветеринария идарәсе белән килешүне авыл җирлеге башкарма комитетына илтеп,  бер сыерга 2300-4300 сум күләмендә бердәм субсидия алу өчен гариза язарга кирәк.

. Чыганак: http://rt-online.ru/subsidii-na-korov-vyrosli-v-dva-raza/ © Республика Татарстан " Газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев