Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - сюрпризлы алмагач

Табигать нинди генә могҗизалар тудырмый, игътибар итсәң. Моннан биш ел элек, җәйнең июль ае иде, эссе вакыт иде бу. Лесхоз эшчеләре делянка буенда ял итеп утыралар иде. Трактор эзендә бер кечкенә генә, орлыктан тишелеп чыккан алмагач үсентесе күргән болар. "Равил абый, бу мескен алмагач тракторга тапталып әрәм була инде", -...

Табигать нинди генә могҗизалар тудырмый, игътибар итсәң.

Моннан биш ел элек, җәйнең июль ае иде, эссе вакыт иде бу. Лесхоз эшчеләре делянка буенда ял итеп утыралар иде. Трактор эзендә бер кечкенә генә, орлыктан тишелеп чыккан алмагач үсентесе күргән болар. "Равил абый, бу мескен алмагач тракторга тапталып әрәм була инде", - диделәр.

Кызгандык бу әрсез алмагачны. Тамырына зыян китермичә генә казып алып, өйгә алып кайтып, ләгәнгә су салып шунда куйдым. Атна-ун көнләп торды ләгәндәге суда бу. Шуннан үз язмышыңны сынап кара инде хәзер дип, ишек алдына утырттым бу әрсез алмагачны. Корымады, ошатты бу безнең ишек алдын. Узган ел чәчәк атты, 3 алмасы булды. Быел алмалары күп булды бу әрсезнең. Сөбханалла, кызыл эре алмалар бүләк итте ул быел. Һөнәрле дә булып чыкты ул рәсемдәге сюрприз хуҗасы. (Ары авылыннан алмалар рәсемен хәтерлисездер - ред.) Агач утырту айлыгында өндәү итеп кабул итегез бу мәкаләмне.

Әти дә бик хирыс иде - агачлар утыртты ул өй тирәсенә. Сугыштан кайткач, фронтовик дусты Минһаҗ абый әтигә "Мичурин", дия иде мактап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев