Әтнә таңы

Әтнәдә табигатькә хөрмәт зур

"Ашыт" сакланышы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов,Татарстан Экология министрлыгының төньяк идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш һәм районның мәгариф бүлеге белгече Гөлназ Бадикова катнашында, мәктәп укучыларының экологик конференциясе узды.

Конференцияне Түбән Көек мәктәбе укучылары Дилә Галиәхмәтова һәм Диләрә Әскарова "Өй шартларында туя маен әзерләү һәм аның организмга тәэсире" исемле эзләнү эше белән ачып җибәрделәр. Үзләре җитештергән май күпкә арзанга чыккан. Өстәвенә, экологик яктан чистарак икән. Бәхәссез, күп хезмәт кергән бу эзләнү эшенә. Биредә җитәкчеләре - укытучы Флера Шакированың тырышлыгы зур. Ә менә Түбән Бәрәскәдән Динә Хәкимуллина "Авылның экологик торышы" белән таныштырды. Аңлашылганча, авылның экологик халәте олы юлга якын урнашуга да нык бәйле. Җитәкчесе - укытучы Гүзәл Сабирҗановага рәхмәт. Күлле Киме мәктәбе укучысы Илизә Гыйниятова "Исламда экология" белән таныштырды. Динебезнең экологиягә игътибары зур икән, ул күптөрле сүрәләрдә телгә алына. Кайберләрен укытучы, бер үк вакытта авыл имамы Галимҗан абый Сабиров та сөйләп үтте. Экология министрлыгы белгече: "Экологияне Ислам дине белән бәйләп сөйләүне беренче тапкыр ишетәм", - дип гаҗәпләнде хәтта. Бәрәзә төп мәктәбеннән Камилә Гыйлаҗеваның "Табигать - тиңсез хәзинә" исемле эше табигатьне пычратмыйча саклауга багышланган иде. Суны рациональ тоту буенча тәкъдим дә ясады ул. Укытучысы Ләйсәния Хәйруллина белән бергә күләмле эш башкарганнар. Күшәр төп мәктәбеннән Рәсилә Хафизованың "Дару үләннәре" эше бик ошады. Ашыт елгасы буеннан гына 7 төрле үлән җыеп, алар турында мәгълүматлар туплаган. Үләннәрне төнәтеп, дистәләрчә кешедән дегустация ясаткан, хәтта. Миңа: "Җыеп киптереп сатып, шул акчага даруханәдән 50 грамм үлән сатып алырга була икән", - дип нәтиҗә ясавы ошады. Бу уңайдан җитәкчесе Зөлфия Заһидуллина: "Аерма - 20 тапкыр", - диде. Иске Өҗем мәктәбеннән Зәринә Сәфәргалиева "Ондатралар һәм аларның табигатьтәге роле" белән таныштырды. Кондызлар буасында яшәсәләр дә, бер-берсенә дошман түгел, киресенчә, ике якка да файдалы итеп көн күрәләр икән. Яхшы чыгыш ясады, укытучысы Рәшит Шәрифҗанов та канәгать калгандыр. Комыргуҗа мәктәбеннән Эльнара Исмаилова "Алтын, ялганын ничек аерырга" икәнен рус телендә аңлатты. Алтын бизәнү әйберләре турында да сөйләде. Алтын белән таныштыруын тәмамлап: "Теләүчеләр, рәхим итегез, өстәлдән..." сүзләрен ишетүгә, аякларым культурный булып кыланган гәүдәмне шунда таба өстери башлаган иде, җөмләнең ахырын ишеткәч туктап калдым. Өстәлдән алтынга багышланган буклетларны алырга чакырган икән... Җитәкчесе Алсу Мәхмүтова белән бик кызык тема буенча эзләнгәннәр. Күңгәр мәктәбеннән Рәзилә Газизова да рус телендә бобрның экосистемадагы роле турында сөйләде. Ашыт елгасы буйлап күп чакрым юл узып,бобрның тирә-як мохиткә тәэсирен экспериментлар ярдәмендә билгеләгән. Монысында җитәкчесе Хәмдия Галиеваның өлеше зур. Яңа Шашы мәктәбеннән Ләйсән Шафикова "Әтнә районы экологиясе" буенча сөйләде. Укытучы Динар Сәгъдиев җитәкчелегендә әзерләнгән чыгышы табигатьне пычратмыйча саклауга багышланган. Бу уңайдан газетабызда әледән-әле бастырылучы, чүп-чарга каршы көрәш темасы да читтә калмады. Күәм мәктәбеннән Зөһрә Газизова "Кычыткан - табигый могҗиза" исемле эш әзерләгән. Биредә ул әлеге әтәли торган үсемлекнең файдалы үзлекләрен искә алды. Җитәкчесе Ләйсән Ганиева белән кычытканнан буяу алып, сабынны шул суда тотканнар. Бик шәп килеп чыккан. Соңыннан чыгыш ясаган Олы Әтнә мәктәбе укучысы Камилә Абдуллина "Переработка отходов" буенча чыгыш ясады. Аның кәнфит кәгазьләрен кабат куллану мөмкинлеген дәлилләве ошады. Шулар нигезендә бакчага йөрүче сеңлесенә юбка-жилет, хәтта баш киемен теккән. "500дән артык фантик кирәк булды", - ди җитәкчесе Әлфия Закирова.

Реклама

Жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик җиңел булмагандыр, озак киңәштеләр. Дөрестән дә, катнашучылар әйтмешли: "Бездә табигатькә хөрмәт зур".

Ахыр чиктә Түбән Көек һәм Күңгәр мәктәбе эшләре иң яхшылары дип табылды. Күәм һәм Иске Өҗем мәктәбе укучылары II урынга лаек булдылар. Күлле Киме, Күшәр, Олы Әтнә мәктәпләренең эзләнү эшләре III урын алдылар. Хәер, катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: