Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тагын бер “Соңгы кыңгырау“

Соңгы кыңгырау истә калды Ш. Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме истә калырлык үтте. Бәйрәмгә район хакимиятеннән Наил Сибгатов, "Шахтер" хуҗалыгы директоры Әнәс Хәкимов, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, 9-11 сыйныф укучыларының әти-әниләре, пенсионер укучылар килде. Быел 9 сыйныфны -11 укучы, 11 сыйныфны 9 укучы тәмамлый. "Соңгы...

Соңгы кыңгырау истә калды

Ш. Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме истә калырлык үтте. Бәйрәмгә район хакимиятеннән Наил Сибгатов, "Шахтер" хуҗалыгы директоры Әнәс Хәкимов, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, 9-11 сыйныф укучыларының әти-әниләре, пенсионер укучылар килде.

Быел 9 сыйныфны -11 укучы, 11 сыйныфны 9 укучы тәмамлый. "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен 10 сыйныф укучылары Эльнара Исмаилова һәм Алия Шәйхетдинова алып барды. Мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева укучыларны, килгән кунакларның барысын әлеге бәйрәм белән котлады. Мәктәп директоры уку елында мәктәптә нинди эшләр башкарылуын, "Шахтер" хуҗалыгы һәм Комыргуҗа авыл җирлеге белән яхшы элемтәдә торуларын, аларның мәктәпкә ярдәм итүләре турында сөйләп үтте. Бәйгеләрдә, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары өләште. Укучылар да үз сүзләрен, рәхмәтләрен әйттеләр.

Соңыннан укучылар шарлар очырдылар, вальс биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев