Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тагын бер төр юл кагыйдәсе

"Куркыныч хәрәкәт" термины турында язган идек инде. Тик аның өчен административ җәза каралмавы турында да беләсез. Хәзер административ штрафның Закон проектындагы күләме билгеле булды. РФ Эчке эшләр министрлыгы аны 5000 сум күләмендә билгеләргә уйлый. Әйткәнебезчә, әлегә ул проект кына. Аннан соң "Куркыныч хәрәкәт" терминына эләгүче юл хәрәкәте кагыйдәләре дә күпмедер...

"Куркыныч хәрәкәт" термины турында язган идек инде. Тик аның өчен административ җәза каралмавы турында да беләсез. Хәзер административ штрафның Закон проектындагы күләме билгеле булды. РФ Эчке эшләр министрлыгы аны 5000 сум күләмендә билгеләргә уйлый. Әйткәнебезчә, әлегә ул проект кына. Аннан соң "Куркыныч хәрәкәт" терминына эләгүче юл хәрәкәте кагыйдәләре дә күпмедер үзгәрергә мөмкин. Ә әлегә проектта каралганча, "Куркыныч хәрәкәт"кә түбәндәгеләр керә.

  • бер полосадан икенчесенә күчкәндә "Юл бир" кагыйдәсен үтәмәү яки моны интенсив хәрәкәт вакытында башкару;

  • узучы транспортны уздырмаска тырышу, каршылыкны әйләнеп үтү, ике арада һәм ян-як дистанцияне сакламау .

    "Куркыныч хәрәкәт" турындагы төзәтмәләр 8 июньнән үк гамәлгә керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев