Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тагын бер җәяүлене бәрдергәннәр

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, узган атна эчендә район юлларында бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Тагын бер юл һәлакәтендә бер җәяүле зыян күргән. Мокшы белән Ташчишмә авыллары арасында булган һәлакәттә зыян күрүченең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Машина йөртүче исә фаҗига урынын ташлап, качып ук...

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, узган атна эчендә район юлларында бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Тагын бер юл һәлакәтендә бер җәяүле зыян күргән. Мокшы белән Ташчишмә авыллары арасында булган һәлакәттә зыян күрүченең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Машина йөртүче исә фаҗига урынын ташлап, качып ук киткән. Нәтиҗәдә суд аны бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән. Тагын өч машина йөртүче штрафларын вакытында түләмәү сәбапле, аларны икеләтә күбрәк итеп түләячәк. Руль артында куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән дүрт машина йөртүче дә административ җәзага тартылган. Йөртү хокукы бөтенләй булмаган тагын берсенең машинасы штрафстоянкага ябылган. Үзенә 15 мең штраф түләргә туры киләчәк. Юлда туктап тору кагыйдәләрен бозган өч машина йөртүче исә 1 меңнән алып 2 меңгә кадәр штраф түләячәк. Страховкасы булмаган -2, номерлары пычрак - 2 машина йөртүче дә административ җәзага тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев