Әтнә таңы

Әтнәдә тагын бер йортны яшен сукты

Бүген иртәнге якта яуган көчле яшенле яңгыр әтнәләргә байтак зыян салды. Кече Әтнә авылындагы йортны язган идек, аңа кадәр, иртәнге сәгать 5 тулып узуга Иске Шимбер авылында яңа салынган йортны яшен суга һәм ул янып бетә. Озак та узмый сәгать алтылардан авышкач, Кече Әтнә авылындагы йортны суга яшен. Икесе дә...

Бүген иртәнге якта яуган көчле яшенле яңгыр әтнәләргә байтак зыян салды.

Реклама

Кече Әтнә авылындагы йортны язган идек, аңа кадәр, иртәнге сәгать 5 тулып узуга Иске Шимбер авылында яңа салынган йортны яшен суга һәм ул янып бетә. Озак та узмый сәгать алтылардан авышкач, Кече Әтнә авылындагы йортны суга яшен. Икесе дә янып бетә.

Хәбәрләрне Әтнә янгын сүндерү хезмәтеннән алдык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: