Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тагын теркәлү узалар

Балалар бакчаларына түләү буенча республикада яңа дулкын уза. Компенсация алучы әти-әниләр яңадан теркәү узарга тиешләр. Балалар бакчасы өчен түләүне арттырганга алты ай узып та киткән. Шуңа да аны компенсация рәвешендә кире кайтару өчен теркәүне яңартырга кирәк. Тагын нинди белешмәләр җыясы инде дип аптырап калдыгызмы? Юк,юк, борчылмагыз, әгәр дә шәхси документлар...

Балалар бакчаларына түләү буенча республикада яңа дулкын уза. Компенсация алучы әти-әниләр яңадан теркәү узарга тиешләр.

Балалар бакчасы өчен түләүне арттырганга алты ай узып та киткән. Шуңа да аны компенсация рәвешендә кире кайтару өчен теркәүне яңартырга кирәк.

Тагын нинди белешмәләр җыясы инде дип аптырап калдыгызмы? Юк,юк, борчылмагыз, әгәр дә шәхси документлар үзгәрмәгән булса, бары тик керем турындагы документ кына сорала. Соңгы өч ай эчендәге эш хакыгыз турында белешмә алып социаль үзәккә китереп бирергә кирәк булачак.

Әлеге белешмәләрне биредә кабул итә башлаганнар да инде. Яңадан теркәү үтү өчен бирегә 300 гә якын кеше мөрәҗәгать иткән дә инде. Билгеле, аларның барысына да компенсация түләнәчәк дигән сүз түгел. Тик шулай да, өметсез шайтан гына, диләр бит. Үзгәлеге дә бар. Балалар саны күп булган бакчаларга социаль үзәк белгечләре үзләре килеп, документларны шунда гына кабул итәләр. Мондый "мобильный офис" Олы Әтнәнең "Кояшкай" балалар бакчасында эшләгән.

Белешмәләрне кабул итү июль ае буенча барачак. Икенче айларга килүчеләрне дә, билгеле инде, кире бормыйлар. Түләү вакыты гына соңарачак.

Республика буенча мәктәпкәчә белем бирү учереждениеләренә барлыгы 195431 сабый йөри. Ә компенсация алу өчен теркәлү үтәчәк гражданнар саны 67 мең тирәсе булачак дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев