Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тагын йөриләр

Хәтерлисездер районыбызда бер ара бик каты дингә өндәп Йәхвә балалары йөрде. Үзебезгә кереп, үз диннәренең дөреслеген аңлатырга тырыштылар. Бәхәсләштек, тартыштык. Соңгы вакытларда туктаган кебек булдылар. Һәркемнең үз хакыйкате, үз дине, үз кыйбласы анысы. Тик авыл халкы пошаманга төште. Халык аз гына үзгәреш күрсә, үзебезгә килә. Бу юлы да шулай булды...

Хәтерлисездер районыбызда бер ара бик каты дингә өндәп Йәхвә балалары йөрде. Үзебезгә кереп, үз диннәренең дөреслеген аңлатырга тырыштылар. Бәхәсләштек, тартыштык. Соңгы вакытларда туктаган кебек булдылар. Һәркемнең үз хакыйкате, үз дине, үз кыйбласы анысы. Тик авыл халкы пошаманга төште. Халык аз гына үзгәреш күрсә, үзебезгә килә. Бу юлы да шулай булды Иске Мәңгәрдән ике хатын-кыз бер кочак газета, журнал китап күтәреп килеп керделәр.

- Безнең авылда менә шушы китапларны таратып йөриләр, монысы нәрсә икән тагын. Юньле әйбер түгелдер дип әйтергә дә тел бармый, "Фатиха" сүрәсе, сәламәтлек турында газета, китабында Аллаһы Тәгаләнең үзгәрмәс кануны турында язылган. "Сиф белән Енох", дигән бүлек тә бар. "Павел үзенең тормыш юлын тикшерә" дип тә язганнар. Безнең дин әһелләре белә микән бу хакта...- дип борчылып килгәннәр алар.

Газетабызны, сайтыбызны укучы дин белгечләре бу хакта ни әйтерләр икән? Сүзегезне ишетәсебез килә.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев