Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә техник иҗат итүчеләр бүләкләнде

Мәгариф бүлеге уку йортларының техник иҗат буенча һәм мәдәният йортларының мәктәпләрдә узган түгәрәкләре күргәзмәсе узды.

Әтнә районы "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" (элекке "Укучылар йорты", кыскача - ЦВР) техник иҗат күргәзмәләренең конкурс күргәзмәсен уздырды. Күргәзмәгә шулай ук мәктәпләрдәге технология дәресләрендә эшләнгән иҗади эшләр, педагогларның күрсәтмә материал рәвешендә әзерләгән эшләре һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләренең мәктәпләрдә уздырган түгәрәк нәтиҗәләре дә куелды. Алдан бирелгән нигезләмә нигезендә "Техник иҗат" юнәлешендә эшләнгән һәр эшкә урыннар билгеләнде.

1 урын - Бәрәскәдән Нияз Сибгатуллин, җитәкчесе Фәрит Сабирҗанов (икмәк кисү станогы).

2 урын - Күшәрдән Рафил Аюпов, җитәкчесе Фаил Әскаров (лобзик станогы).

3 урын - Әтнәдән Динур Галимҗанов, җитәкчесе Ирек Дәминов (тегермән макеты).

Күмәк эшләр буенча.

1 урын - Түбән Көектән Гомәр Хафизов җитәкчелегендәге төркем (тегермән макеты).

2 урын - Бәрәзәдән Илдус Нигматуллин җитәкчелегендәге төркем (тегермән макеты).

3 урын - "Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән" Алсу Газизҗанова җитәкчелегендәге төркем (тегү технологиясе буенча эшләр).

Призлы урынга лаек булучыларга иҗади түгәрәкләрнең отчёт концертыннан соң грамота белән истәлек бүләкләре тапшырылды. Ә инде күргәзмәгә үз эшен әзерләгән һәр укучыга һәм аның җитәкчесенә дигән грамоталар мәктәп директорларына бирелеп, алар үз ияләренә тапшырылачак. Чөнки күргәзмәгә куелган эшләр бик күп (81 эш) иде. Грамоталар тапшырып тору өчен генә дә берәр сәгать вакыт кирәк булыр иде. Мәдәният хезмәткәрләренә дә Азат Хәйретдинов грамоталар тапшырды. Бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә