Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә телефон урлаучы тотылган

Район үзәгендә урнашкан челтәрле телефоннар сатучы салоннан урлаган ул аны.

Телефон салонында товар куелган күргәзмә ишегенең ачык булуын шәйләп ала карак хатын. Озак уйлап тормыйча, 6308 сумлык телефонны кулына да төшерә. Һәм кибеттән чыгып сыза. Әмма полиөия каракның эзенә тиз төшә. " Бүгенге көндә бу эш буенча тикшерү бара. Каракның кем икәнлеге ачыкланды, аңа карата җинаять эше ачылды", - дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова. Димәк, карак хатын тиешле җәзасын алачак. Шуңа да, мондый юл белән баерга уйласагыз - ахырын да уйлап бетерегез. Берничә мең сумлык әйбергә караганда тапланмаган исем кадерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев