Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә терлек азыгы тикшерү үзәге булачак

Районның ветеринария станциясенә Мәскәүдән терлек азыгы сыйфатын тикшерү лабораториясе башлыгы Надежда Байман кайтып китте. Безнең вестстанция җитәкчесе сүзләренә караганда, ул безнең лаборатория мөмкинлекләрен карап танышкан һәм күргәннәрдән канәгать калган. Әлеге Мәскәү лабораториясе бөтен Идел буе төбәкләрендәге терлек азыгы сыйфатын тикшереп тора. Әмма эш күләме гаять зур булу сәбәпле, тагын бер...

Районның ветеринария станциясенә Мәскәүдән терлек азыгы сыйфатын тикшерү лабораториясе башлыгы Надежда Байман кайтып китте. Безнең вестстанция җитәкчесе сүзләренә караганда, ул безнең лаборатория мөмкинлекләрен карап танышкан һәм күргәннәрдән канәгать калган.

Әлеге Мәскәү лабораториясе бөтен Идел буе төбәкләрендәге терлек азыгы сыйфатын тикшереп тора. Әмма эш күләме гаять зур булу сәбәпле, тагын бер үзәк ачарга булганнар. Аны кайда булдыру турында киңәшеп, Әтнәгә тукталганнар. Килүенең максаты да Әтнә мөмкинлекләре белән тулырак танышу булган. Бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев