Әтнә таңы

Әтнәдә терлекчелекнең яңа тораклары бер-бер артлы калка

Мул сөт алу сәбәпләренең берсе заманча тәрбиягә корылган тораклар төзү белән бәйле. "Мәңгәр"дә дә бик зур, иркен бозаулату торагы булдырдылар. "Яңа ел алдыннан эшли башлады", - дип таныштырдылар хуҗалык зоотехнигы Тәлгать Мостафин һәм мал табибы Айрат Ибраһимов. Торак 4 секциядән тора. Беренчесендә сөт ташлаткан, 45 көнгәчә сыерлар тәрбияләнә. Икенче секциядә...

Мул сөт алу сәбәпләренең берсе заманча тәрбиягә корылган тораклар төзү белән бәйле. "Мәңгәр"дә дә бик зур, иркен бозаулату торагы булдырдылар. "Яңа ел алдыннан эшли башлады", - дип таныштырдылар хуҗалык зоотехнигы Тәлгать Мостафин һәм мал табибы Айрат Ибраһимов. Торак 4 секциядән тора. Беренчесендә сөт ташлаткан, 45 көнгәчә сыерлар тәрбияләнә. Икенче секциядә буаз таналар урнашкан. Өченче секциядә бозауларга 15-20 көн калган сыер һәм таналар тәрбиялиләр. Дүртенче секциядә - бозаулаганнары тәрбияләнә. Аларны өч тапкыр савалар. Шунда ук бозаулар өчен сменалы профилакторий да бар. Анысы 10 көнлек цикл буенча тәрбияләүгә корылган 11 бокстан тора. Һәрберсендә тәрәзә һәм вентиляция урнаштырганнар. Биредә терлекчеләр Фатыйма Хөсәенова, Ландыш Әхмәтҗанова, Фәнис Әхмәтшин эшли. Төнлә терлекче Алексей Спиридонов һәм график нигезендә хуҗалык белгече дежур тора.

Автор фотосында савымчы Ландыш Әхмәтҗанова, терлекче Фәнис Сәләхов.

Сыерларны саву урыны.

Угыз сөте шулай саклана.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: