Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Әтнә хакимияте администрациясендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.

Утырышны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов алып барды. Җирле полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев террорчылыкка каршы көрәш максатыннан алып барылучы эшчәнлекләре белән таныштырды. Ул шикле затларны ачыклау. Аеруча мөһим объектларны сак астына алу, кайбер объектларда видеокүзәтү булдыруга кагыла. Югарыдан килгән күрсәтмә нигезендә, авыл җирлекләрендә читтән кайтучыларның законны бозмыйча яшәүләрен контролгә алу да төп таләпләрнең берсе булды. Җирле миграция хезмәте җитәкчесе Лира Фәгъмиева нәкъ шушы юнәлеш хакында сөйләде. Аеруча "фиктив теркәлү"не күз уңында тотарга кирәк. Моннан тыш йорт хуҗасы да, әгәр дә районга кайткан кемне дә булса өенә торырга кертә икән, махсус карар нигезендә, бу хакта 3 көн эчендә тиешле органнарга хәбәр итәргә бурычлы. Югыйсә, штрафлар көтә. Ә суммалары аз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев