Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

Әтнә муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссия утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасының ФСБ кураторы Рамил Ринат улы Хәйруллин катнашты һәм чыгыш ясады. Көн тәртибе буенча дүрт мәсьәлә каралды. Шуларның берсе- эшкә еллык нәтиҗә. Террорчылыкка каршы комиссиянең эшчәнлеге белән район халкы яхшы таныш, чөнки ел дәвамында яктыртып бардык. Аллага шөкер, районыбызда...

Әтнә муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссия утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасының ФСБ кураторы Рамил Ринат улы Хәйруллин катнашты һәм чыгыш ясады. Көн тәртибе буенча дүрт мәсьәлә каралды. Шуларның берсе- эшкә еллык нәтиҗә.

Террорчылыкка каршы комиссиянең эшчәнлеге белән район халкы яхшы таныш, чөнки ел дәвамында яктыртып бардык. Аллага шөкер, районыбызда хәвеф-хәтәр булмады, чагыштырмача тыныч яшәүче районнардан саналабыз. Шулай да юк-юк дигәндә дә ызгыш-талашлар, аңлашылмаучылыклар тәртип булган җирдә дә килеп чыгучан. Комиссия эшенә йомгак ясаганда район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов та районыбыздагы хәлләрнең торышына, хәл ителәсе мәсьәләләргә, барлык нечкә урыннарга басым ясады. "Районыбызда мөселманнар саны күбрәк. Религиоз берләшмәләрдән 31 мәчет бар. Аларда 28 имам эшли. Борчылыр урын да бар, махсус белемлеләре алты гына. Калганнары үзебезнең "Әхәт" мәчетендә укучылар. Махсус белеме булмаган, динне, тарихыбызны ныклап өйрәнмәгән имамнарга яшьләргә дөрес тәрбия бирү авыр булачак. Аларның да күбесе олылар, аларга алмашчылар әзерләү турында уйлау кирәк, имамнар бу эшне үзләре башкара, ә сез ярдәм итегез, - дип, мөрәҗәгать итте җитәкче утырышта катнашучы авыл җирлекләре башлыкларына. - Бу хакта хәзердән уйланмасак, мәет җирләү, исем кушу, никах укыту белән киләчәктә проблемалар килеп чыгачак". Җыйнак кына Әтнәне чит ил гражданнары да үз итә. Бүгенге көндә законлы рәвештә 272 кеше яши районда. Соңгы вакытта бер әфганчының районыбыз авылында төпләнергә теләк белдерүе дә мәгълүм. Кем кайтканын, кем киткәнен авыл җирлеге хезмәткәрләренә, участок инспекторларына киләчәктә дә контрольдә тотарга кирәк. Чөнки кайтып урнашучылар белән авыл халкы арасында низаг чыккан җирләр дә бар, бездә бу яктан да, Аллага шөкер, монысы да бергәләп эшләү нәтиҗәсе. Татарстаныбыз тыныч, тик юк кына бер тавыш чыкса да, күтәреп алып тотып селкүчеләр җитәрлек икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Милләтара тавыш чыгарырга теләүчеләрнең булуын да онытырга ярамый.

Комиссиянең максатчан программасы боларның бөтенесен истә тотып төзелгән, шул нигездә башкарылган, һәм моның өчен ел дәвамында террорчылыкка каршы чаралар үткәрү өчен 417 мең акча бүленүе дә безгә билгеле. Еллык эшләнгәннәргә йомгак ясаганда киләчәк 2015 елга планнар да кабул ителде. Бу хакта комиссия секретаре Лилия Фәтхуллина әйтеп үтте. Монысы көн тәртибенең икенче өлешендә каралды. Башка мөһим мәсьәләләр белән беррәттән монда балалар ялын, яшүсмерләрнең буш вакытларын профилактик чаралар белән тулыландыру да урын алган.Үзәктәге өч зур объектны- район электр челтәрен, "ТАТТЕЛЕКОМ"ның Әтнә бүлекчәсен, газ оешмасы комиссиянең тәкъдиме белән аеруча мөһим объектлар дип табылган һәм аларны саклау да программада мөһим урын алган, үтәлү чаралары да каралган.

Өченче көн тәртибе буенча башкарма комитет объектларының криминальга каршы сакланышын каралды. Нигез итеп полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Әнәс улы Минһаҗевның дәлилләнгән чыгышы алынды. Кем ничектер, тик мин исем китеп тыңладым. Яңа гына гына оешкан бүлекчә үз эшен шундый югарылыкта оештырган, һәм һәрнәрсәдән хәбәрдар. Кимчелекләр дә искә алынды, төпле дәлилләр дә китерелде. Айрат Фәнил улы өстәп, ниләр эшләргә кирәгенә аерым басым ясады.

Дүртенче көн тәртибе Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек барышында, аны үткәргәндә, бәйрәмнән соңгы көннәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләрен карады. Бу уңайдан шунысын да әйтү кирәк, агымдагы елның 23 декабрендә "Фаҗигале нәтиҗәләргә китерүче янгыннарны кисәтү һәм Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү, аны уздыру чорында халыкның куркынычсызлыгын көчәйтү максатыннан 2014 елның 25 декабреннән 2015 елның 12 гыйнварына кадәрге чор өчен Әтнә муниципаль районы башлыгының 56 нчы карары гамәлкә керде. Әлеге карарда террорчылыкка каршы комиссиягә чаралар күрергә кушылган. Комиссия карарның һәр пунктын карап, район үзәгендә, авылларданичек бәйрәм чараларының җаваплылык икәнен искәртеп узды. үтәчәк бәйрәм чараларының планы, җаваплылары белән танышты.

Эшлекле сөйләшү барышында янгын куркынычсызлыгы буенча да тәкъдимнәр күп булды. Берсенә генә тукталам- фейерверкны махсус урыннарда гына атарга рөхсәт ителә, ә салютны торак пункттан, җыелып торган кешеләрдән читтә, җил юнәлешен истә тотып, җил уңаена ату кирәклегенә басым ясалды.

Күргәнегезчә, комиссия, җаваплылар үз эшләрен намус белән эшлиләр, бездән дә үзебезнең кулдан килгәнне эшләү сорала. Имин яшик дисәк, саклану бервакытта да комачауламый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев