Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – террористик акт?!

Әтнә "Ак барс" бүлекчәсе сак хезмәткәрләре иртән банк янында торучы шикле машинага тап булалар. Югалып калмыйлар - полиция хезмәткәрләренә хәбәр салалар. Дөрестән дә, банк янында сәгатьтән артык торучы машина эчтән бикләнгән була. Эчендә - ир-ат һәм 4 яшьләр тирәсендәге бала. "Кояш чыгуга биредә шартлау булачак", - дип әйтә ул. Ничек...

Әтнә "Ак барс" бүлекчәсе сак хезмәткәрләре иртән банк янында торучы шикле машинага тап булалар. Югалып калмыйлар - полиция хезмәткәрләренә хәбәр салалар. Дөрестән дә, банк янында сәгатьтән артык торучы машина эчтән бикләнгән була. Эчендә - ир-ат һәм 4 яшьләр тирәсендәге бала. "Кояш чыгуга биредә шартлау булачак", - дип әйтә ул. Ничек итсә итеп полиция хезмәткәрләре машинаны ачуга ирешәләр. Әлеге адәм заты Арча районы кешесе булып чыга. Тормыш иптәше Казанда, тәүлекле эштә эшләү сәбәпле, бала әтисе белән кала торган булган. Машинада шартлаткыч матдәләр табылмый. Бу ир-ат Чечен республикасында хезмәт иткән кеше була. Полиция хезмәткәрләре аны хастаханәгә алып барып тикшертәләр. Ә кызны Казаннан кайтып җиткән әнисе алып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев