Әтнәдә терроризмга каршы чаралар күрелә
Халыкара террористик оешмалар эшчәнлеге көннән-көн арту һәм илебезгә карата диверсион- террористик актлар куллану куркынычын булдырмау максатыннан Әтнә муниципаль районында терроризмга каршы комиссия утырышы булып узды. Утырышта оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре рәисләре катнашты. Киңәшмә барышында район миграция хезмәтенең баш белгеч- эксперты Лира Нур кызы Фагмиева 9ай эчендә районда миграцион хәлнең...
Халыкара террористик оешмалар эшчәнлеге көннән-көн арту һәм илебезгә карата диверсион- террористик актлар куллану куркынычын булдырмау максатыннан Әтнә муниципаль районында терроризмга каршы комиссия утырышы булып узды. Утырышта оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре рәисләре катнашты. Киңәшмә барышында район миграция хезмәтенең баш белгеч- эксперты Лира Нур кызы Фагмиева 9ай эчендә районда миграцион хәлнең торышына анализ ясады, бу уңайдан узган чаралар белән таныштырды. Киңәшмә нәтиҗәсе буларак, районда гадәттән тыш хәлләр күзәтелгән очракта ражданнарның тирә-яктагыларга карата игътибарлы буларын һәм хокук саклау органнары белән вакытында элемтәгә керүне күздә тоткан өстәмә чаралар күрү кирәклегенә басым ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев