Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Түгәрәк өстәл" булып узды

Яратыйк һәм саклыйк Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең Актлар залында "Түгәрәк өстәл" булып узды. Район мәгариф бүлеге тарафыннан Мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә әзерләнгән әлеге очрашуга мәгариф бүлеге, спорт һәм сәнгать мәктәбе, социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре, табиб һәм психолог, балигъ булмаганнар белән эшләү коммиссиясе вәкилләре, янгын бүлеге җитәкчесе, техникум һәм...

Яратыйк һәм саклыйк

Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең Актлар залында "Түгәрәк өстәл" булып узды. Район мәгариф бүлеге тарафыннан Мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә әзерләнгән әлеге очрашуга мәгариф бүлеге, спорт һәм сәнгать мәктәбе, социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре, табиб һәм психолог, балигъ булмаганнар белән эшләү коммиссиясе вәкилләре, янгын бүлеге җитәкчесе, техникум һәм мәктәп ләрнең директор урынбасарлары, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе белән берлектә район аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова да катнашты.

"Түгәрәк өстәл" артына җыелучыларның төп максаты - яшүсмерләрнең шәхес буларак формалашуына социаль челтәрләрнең зыянлы йогынтысына каршы профилактик чаралар күрү булса да, очрашу барышында балалар белән бәйле көн үзәк мәсьәләләргә дә зур игътибар бирелде.

Безнең балаларыбыз компьютер, планшет ише заман технологияләренә бәйлелектән интегә. Ничек кенә кызганыч булмасын, бу бүгенге көнгә факт. Дөрес, моңа без - өлкәннәр үзебез дә күпмедер дәрәҗәдә гаепле. Эшебез каты - каядыр ашыгабыз, һаман нәрсәдер җитми. Өйдә вакытта баланың күз алдында үзебез дә интернетта утырырга яратабыз. Шуның нәтиҗәсендә балага игътибар да итеп бетермибез. Янәсе, тыныч кына утыра бит, әйдә, утырсын. Әйбер сорап бимазаламый,борчымый. Тик менә бала анда нәрсә карый - монысы белән кызыксынырга уйлап та карамыйбыз.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучысы Эльмира Васыйлова үзенең чыгышын " Укучыларга интернетның зыяны һәм файдасы" дип атаган. Чыгышка әзерләнү барышында ул укучылар арасында аноним сораштыру үткәргән. Сораштыру нәтиҗәсен "Түгәрәк өстәл" артындагыларга да тәкъдим итте. Борчуга салырдай саннар.

Мәгариф бүлеге белгече Рамил Шәйхиевнең чыгышы да зур игътибар белән тыңланды. Ул социаль челтәрләр арасында иң популярлары турында сөйләде, балаларны кызыксындырган сайтлар белән дә таныштырып узды. Психолог Лидия Фазылҗанованың чыгышы исә бала тәрбияләүнең үзенчәлекләре белән бәйле иде.

Әле күптән түгел генә Псков өлкәсендә булган вакыйгалар күпләрне тетрәндерде. Соңыннан "Бони һәм Клайд" исеме алган ,үзләренә гаиләдә аңлау тапмаган ике яшүсмер ату коралы кулланып фаҗигале төстә вафат булдылар. Иң якыннары аңламаган, хәтта аңларга да тырышмаган - ә кыз исә даими рәвештә кыйналуга да дучар булган. Әлеге вакыйгага бәя биреп, психологлар моны өлкәннәрнең игътибарсызлыгы нәтиҗәсе дип саный.

Очрашуда мәгариф бүлеге белгече Гөлшат Закирова да катнашты. " Яшүсмерләр белән эшләүдә бик нечкә психолог булырга кирәк. Бүгенге көн укучысы үзгә. Укытучы укучы белән ике арада ышанычлы бәйләнеш булдырган очракта гына бала күңеленә юл табып була" , - диде ул.

Шәһәр җиреннән аермалы буларак, безнең җирлектә балаларны күз уңында тоту уңайлырак. " Бездә бала язмышы, аның үз-үзен тотышы, ни белән кызыксынуы, кайда йөрүе - барысы да күз алдында. Менталитет шундый.Әти-әниләр һәм укытучылардан тыш, туганнар, күршеләр, дуслар - берсе булмаса берсе аның нинди юлда йөрүен күрми кала алмый. Әнә шулай бердәм булганда балага уңай йогынты ясавы да җиңелрәк", - ди очрашуны алып баручы Раилә Фәхретдинова.

Инде кабат Псков укучыларына әйләнеп кайтсак, бу хәл белән бәйле рәвештә балаларга психологик ярдәм күрсәтүгә караш үзгәрергә тора. Россия хөкүмәтенең вице- премьеры Ольга Голодец мәктәп психологиясе институтының бүгенге көнге эшчәнлеге моңарчы эшләгән рәвештә дәвам итә алмый дип саный. Бу этапта белгечләрне кабаттан укытып, кризис ситуациясендә балалар белән аралашырга, үзара сөйләшүләр алып барырга өйрәтергә кирәк. Квалификацияне үзгәртү программасы Сербский исемендәге лаборатория эшләренә нигезләнеп алып барылачак.

Еш кына яхшы укучы балалар да иптәшләре белән уртак тел таба алмый, яхшы укулары нәтиҗәсендә яшьтәшләре тарафыннан кимсетелүгә дучар була бит.

Бала - бәгырь ите диләр. Һәркайсыбыз өчен бик кадерле. Ешрак игътибар итик, аралашырга , ә иң мөһиме - аңларга өйрәник аларны. Киләчәктә бу үзебезгә үк меңе белән кайтыр. Яратыйк балаларыбызны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев