Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә түгәрәк өстәл булып узды

Елдагыча быел да район үзәк больницасының актлар залында "АК БАРС-мед" иминият компаниясе белгечләре түгәрәк өстәл артында авырулар белән очрашты. Берничә яңалыкны исәпкә алмаганда, бары да элекке тәртиптә үтте. Элек Казаннан килгән җитәкчеләр сөйләсә, бу юлы иминият компаниясенең Әтнә районындагы филиал директоры Фуат Гарапов чыгыш ясап, әлеге компаниянең эшчәнлеге, яңалыклары белән...

Елдагыча быел да район үзәк больницасының актлар залында "АК БАРС-мед" иминият компаниясе белгечләре түгәрәк өстәл артында авырулар белән очрашты.

Берничә яңалыкны исәпкә алмаганда, бары да элекке тәртиптә үтте. Элек Казаннан килгән җитәкчеләр сөйләсә, бу юлы иминият компаниясенең Әтнә районындагы филиал директоры Фуат Гарапов чыгыш ясап, әлеге компаниянең эшчәнлеге, яңалыклары белән таныштырды. "АКБАРС-мед"ның бушлай дәвалану өчен полислар ала торган иминият компаниясе икәнен яхшы беләбез. Тик чынлыкта бушлай ук түгел, безгә хезмәт күрсәткән өчен больницага акчаны бу очракта менә шушы иминиятләү компаниясе күчерә. Тиешле белгечләр булмаганда, районга республикадан табиблар китертә. "АК БАРС-медицина" тармагы буенча апрель аенда Күңгәр фельдшер акушерлык пунктында РКБ табиблары хезмәт күрсәткән.

- 6 бүлмәле ФАПка исләре китеп китте казаннарның. Әле бит бу яңа салынган бина түгел, икенче катта урнашкан, уңайсыз яклары да җитәрлек. 75 кешегә хезмәт күрсәтелде,- дип сөйли Фуат Мансур улы. Иминият компаниясенең иминиятләнүчеләрнең хокукларын саклый торган бүлекчәсе дә бар. Төрле исемнәр белән аталсалар да, без аларны үзебезнең больницаны тикшерүчеләр, дип аңлыйбыз. Шартлар бармы дәваланырга, дарулар җитәме, безне кыерсытмыйлармы?- түгәрәк өстәлнең максаты да әнә шуны ачыклау иде булса кирәк. Язманы тулысы белән газетадан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев