Әтнә таңы

Әтнәдә әти-әниләр мөрәҗәгате тикшерелде

Әтнә районы прокуратурасына ата-аналардан Олы Әтнә балалар бакчасында булган җитешсезлекләрнең тикшерелүен сорап гариза кергән иде. "Олы Әтнә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче балаларның әти-әниләреннән балаларны тәрбияләү шартларына, ашау-эчүне тиешенчә оештырмау, санитар-эпидемиологик законнар таләпләрен үтәмәү, аерым биналарның мәйданы закондагы нормаларга, медицина персоналының саны туры килмәү, уенчыкларның саны һәм сыйфаты,...

Әтнә районы прокуратурасына ата-аналардан Олы Әтнә балалар бакчасында булган җитешсезлекләрнең тикшерелүен сорап гариза кергән иде. "Олы Әтнә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче балаларның әти-әниләреннән балаларны тәрбияләү шартларына, ашау-эчүне тиешенчә оештырмау, санитар-эпидемиологик законнар таләпләрен үтәмәү, аерым биналарның мәйданы закондагы нормаларга, медицина персоналының саны туры килмәү, уенчыкларның саны һәм сыйфаты, санитар-гигиеник предметлар тиешенчә булмау буенча Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуроры исеменә шикаять керде.

Реклама

Ата-аналарның үтенечләрен канәгатьләндереп, Олы Әтнә балалар бакчасында ике төрле вакытта белгечләр төркеме тарафыннан ике тикшерү уздырылды. Тикшерү нәтиҗәләре бер-берсеннән аерылмый һәм алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

Әтнә районы буенча барысы 13 бакча эшли. Шуларның икесе Комыргуҗа һәм Түбән Көек авылларындагысы быел 2014 елның 1 сентябрендә эшли башлады. Райондагы балалар бакчаларында бүгенге көнгә 22 төркем эшли һәм анда 407 бала йөри. Әтнә районы балалар бакчалары арасында иң зурысы Олы Әтнә - "Кояшкай" балалар бакчасы. Бүгенге көндә анда 9 төркем эшли һәм 203 бала бакчага йөри. Шул төркемнәрнең өчесендә - 1,5-3яшькә кадәрге, алтысында 3-7 яшькә кадәрге балалар йөри. Балалар бакчасында 54 штат каралган, 51 хезмәткәр эшли. Шуларның 18е- тәрбияче, 5 педагог белгеч, 9 тәрбияче ярдәмчесе, 6 - ашханә хезмәткәре, 1 -шәфкать туташы, 12 калган төр хезмәткәрләр.

Олы Әтнә балалар бакчасы мөдире аңлатмасыннан күренгәнчә, балалар бакчасына, балаларга уйнар өчен, соңгы тапкыр 2012 елда 70 000 сумлык уенчыклар кайтартылган, 2014 елда 150 000 сумга уенчыклар алырга заявка бирелгән. Район мәгариф бүлеге җитәкчесенең Олы Әтнә балалар бакчасы буенча биргән мәгълүматында бу тагын да тулырак күрсәтелә: балалар бакчасында уенчыклар соңгы тапкыр 2011-2012 нче уку елында 86550,45 сумга алынган. Бакча мөдире аңлатканча, 2014-2015 нче уку елында 150 000 сумлык уенчык алыначак. Моны Әтнә финанс-бюджет палатасы рәисе дә раслый: "Олы Әтнә балалар бакчасы 2014 елда 1 миллион сум грант отты. Аның 150 мең сумы уенчыклар алуга каралган. Шул исәптән 400 мең сумы - ремонтка, 50 мең сумы- педагогик кадрларны укытуга, 400 мең сумы җиһаз һәм оборудование алуга тотылачак. 2014 елның 1 октябренә бу грантның 96 606 сумы җиһаз алуга күчерелгән. 400 мең сумы җылыту системасын төзекләндерүгә киткән".

Гаризаны язучыларны "Ата-аналардан җыелган взнос акчалары" ның язмышы да кызыксындыра. Ата-аналар түләве Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2013 елның 30 декабрендә кабул ителгән 1096 нчы карары нигезендә исәпләнә. "Ата-аналар түләве буенча җыелачак сумма бала көннәренең план күрсәткечләрен исәпкә алып ашатуга куела",- дип аңлата район мәгариф бүлеге җиәкчесе. Район финанс-бюджет палатасы рәисе биргән мәгълүмат буенча, Олы Әтнә балалар бакчасында 2014 елда 3 425 321, 27 сум күләмендә бакчага ата-аналар түләве исәпләнгән. 2014 елның 1 октябренә шул сумманың 3 386 043, 86 сумы бакча счетына кертелгән. Бу ата-аналар түләве буенча җыелган сумма балаларны ашатуга тотыла. Ата-аналар взносын тоту, расходлау тәртибендә хокук бозу очраклары табылмады.

"Ни өчен ике бакчага 1 шәфкать туташы?" - дигән сорау да куясыз. Тикшерү нәтиҗәләре түбәндәгене ачыклады: Олы Әтнә балалар бакчасы ике бинада урнашса да, бер бакча булып санала. Штат расписаниесе буенча 140 балага бер берәмлек шәфкать туташы бүленә. 2011 елда Совет урамы, 2 йортта урнашкан бакчада тагын өстәмә өч группа ачыла һәм анда 80 бала йөри башлый. Бу группаларга йөргән балалар өчен тагын ярты штат шәфкать туташы вазыйфасы өстәлеп, 1,5 штат тәшкил итә. Балалар бакчасында хезмәт итүче шәфкать туташы - тәҗрибәле озак еллар эшләүче белгеч.

"Унитазлар, раковиналар җитәрлек түгел", дигән соравыгызга тикшерү нәтиҗәләре болай дип җавап бирә: Сан ПиНның 2.4.1. 3049-13 6.16.1.-6.16.3 пунктларына нигезләнеп, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмаларының эш режимына яраклашып, балалар бакчасының туалет бүлмәләре, 5 балага 1 данә исәбеннән, унитаз һәм раковиналар белән җиһазландырылган. Ике төрле вакыт аралыгында үткәрелгән тикшерү барышында да унитазлар, раковиналар төзеклеге күренде. Ватылса, санитар хезмәт күрсәтү җайланмаларын төзәтү өчен, балалар бакчасында хезмәткәр барлыгы ачыкланды.

Бакчада балаларны ашату рационы да җентекләп тикшерелде. Балалар бакчасында ашату Роспотребнадзор таләпләренә яраклаштырылып, расланган якынча 10 көнлек меню буенча алып барылганы ачыкланды. Олы Әтнә балалар бакчасы 10,5 сәгать режимда эшли. Иртәнге ашау- 25%, көндезге аш - 35%, полдник- 15% көндәлек ашау рационын тәшкил итә. Калган 25 процентын бала өйдә кичке ашта ашарга тиеш, тикшерү барышында кичке якка пешкән ризык көнаралаш бирелүе дә мәглүм булды.

"Җәй буе тәрбиячеләр урынында нянечкалар эшләде",- дип язасыз. Дөрестәндә, тәрбиячеләрнең җәйге ялы вакытында балаларны тәрбияләү, балалар бакчасы мөдире боерыгы нигезендә, балалар бакчасы тәрбияче ярдәмчеләренә йөкләнгән булган. Сәбәбен медицина белешмәсе булган һәм аз хезмәт хакына эшләргә риза булган педагогик кадрларның булмавы белән аңлатсалар да, "Россия Федерациясендә мәгариф турындагы" Федераль законның нормалары бозылган. "Россия Федерациясендә мәгариф турындагы" Федераль законның 46 маддәсендә язылган таләпләре нигезендә педагогик эшчәнлек белән урта һөнәри яки югары белеме булган, квалификацион белешмәлеге һәм (яки) һөнәри стандартларда күрсәтелгән квалификацион таләпләргә җавап бирә алырдай белгечләр генә шөгыльләнә ала. Тикшерү барышында ачыкланганча, тәрбияченең ялы вакытында аның вазыйфаларын балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче башкарган. Балалар бакчасы - бала тәрбияләү урыны, баланың аңы нәкъ менә балалар бакчасында формалаша башлый, бала дөньяны танып белергә, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен дә бакчада өйрәнә. Дөрес, ул балаларны ашаткан, эчерткән, йоклаткан, уйнаганнарын карап торган, тик балаларның аңын формалаштыра торган, сәләтләрен үстерү мөмкинчелеген арттыра торган, матурлыкны танып белергә ярдәм итә торган занятиеләр алып барылмаган. Димәк, тәрбия эшендә күпме вакыт исраф ителгән. Тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, "Россия Федерациясендә мәгариф турындагы" Федераль законның бозылуын күрсәтеп, җитешсезлекләрне бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп итеп, район мәгариф бүлеге җитәкчесе исеменә күрсәтмә әзерләнде.

Группалар кушылу белән дә ризасызлыкларын белдереп язганнар. Бу очракта тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, мәктәпкә хәзерлек төркемнәре берләштерелгән булган. Сәбәбе: җәйге айларда балаларның азаюы, төп тәрбиячеләрне алыштыру өчен белемле кадрларның булмавы булып тора. Бу очракта хокук бозу фактлары расланмады. Шушы ук гаризада урын-җир кирәк яраклары җитешү-җитешмәве шик астына куелган. Тикшергән вакытта группаларда һәр баланың 2-3 комплект урын-җирләре барлыгы ачыкланды, аларның график нигезендә атна саен алышынганы билгеле булды. Һәр баланың үз комплекты, үз маркировкасы бар - мәсәлән, чия, туп рәсеме рәвешендә һәм башкалар.

Бу хатта күрсәтелгән, өлешчә расланган фактлар башка бакчаларда да бәлки бардыр. Бакча ремонтына, уенчыклар алырга дип һәм башка расходларга, ата-аналардан акча җыю очраклары була икән, бу хакта да прокуратурага мөрәҗәгать итә аласыз.

Әтнә районы прокуратурасына ата-аналардан килгән гаризаны тикшерүдә, 10 нчы октябрь көнне мин дә катнаштым. Тикшерүне махсус кичке якта ата-аналар бакчага балаларын алырга килгән вакытка туры китереп оештырдык, чөнки әти-әниләрнең хатта күрсәтелгән сүзләргә карата фикерләрен беләсебез килд. Әти-әниләр белән сөйләштек, аларның барысы да диярлек берүк фикерне әйтә. Гыйлаҗева Зәйтүнә апа, олы яшьтә, бу бакчага берничә буын балаларны китерә икән. "Бакчага оныгымны йөртәм. Бар да әйбәт, тәрбиячеләр дә, аларның ярдәмчеләре дә исән-сау булып эшләп кенә торсыннар. Ашау-эчү дә бик яхшы, өйдә дә баланы ул дәрәҗәдә төрләндереп ашатып булмый. Уенчыклары да җитәрлек, җәй көне бакча ишек алдындагы матурлыкны һәркем күргәндер. Кичә бу хакта ата-аналар җыелышып сөйләштек, ризасызлык белдердек", - диде. Аның сүзенә әтиләр дә хуплап кушылды. Алар белән мин дә килешәм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: