Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тиздән табиб амбулаториясе ачыла

Күәмдә тиздән табиб амбулаториясенең яңасы эшли башлый. Бу хакта фельдшер-акушерлык пункты мөдире Раилә Төхфәтуллинадан сораштык, шунда ук авыл кешеләренең фикерен дә белештек.

Күәм авыл җирлеге урнашкан бинаның икенче катында урын ала ул. Биредә бүлмәләрнең күплегенә хәйран калдым. Күз алдына китерегез: табиб кабинетыннан тыш, анализлар ясар өчен лаборатория дә, гардероб, процедура, балалар, инструментлар юу һәм кер бүлмәләренә кадәр бар. Җылыту системасы заманча, тәрәзә-ишекләр пластик, идәннәренә плиткалар ябыштырылган. Болары бик яхшы, тик буш бүлмәләрдә табиб аппаратлары булмау гына бераз сәер. Дөрес, ЭКГ аппараты бар үзе.

- Ачылышка барысы да булачак, табиб амбулаториясе бит бу, - дип ышандырдылар.

- Димәк, үзенең табибы да булачак: анысы, мөгаен, Әтнәдән килеп-китеп йөрер. Мөмкинлеге чикле авылдашларны кабул итү бүлмәсе дә була. Ул беренче катта, участок инспекторының элекке бүлмәсендә урын ала. Кыскасы, бик матур, шулай да бу фикер белән риза буөлмаучылар да шактый.

- Авыл уртасынарак кирәк иде ул, югыйсә Югары очтан бирегә ни хәл төшеп җитәргә кирәк, бигрәк тә өлкән яшьтәге әби яки бабайга? - дип ачынучы да булды.

- Элекке урыны яхшы иде, аны мәктәп һәм балалар бакчасы янында урнаштырырга иде. Алла сакласын, берәр баланың кул-аягына зыян килсә, бирегә ни хәл менеп җитәрләр? - дигән фикер дә яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев