Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тизлекне камера тикшерә

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтовтан алынган хәбәрләргә караганда, узган атна район юлларында чагыштырмача тынычлык хөкем сөргән. Атна барышында бер җәяүлегә, куркынычсызлык каешын такмаган - 4 ,штрафын вакытында түләмәгән - 4, баланы махсус креслосыз йөрткән - 1, документлары булмаган - 2, страховкасыз йөргән - 3, номерлары пычрак булган...

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтовтан алынган хәбәрләргә караганда, узган атна район юлларында чагыштырмача тынычлык хөкем сөргән. Атна барышында бер җәяүлегә, куркынычсызлык каешын такмаган - 4 ,штрафын вакытында түләмәгән - 4, баланы махсус креслосыз йөрткән - 1, документлары булмаган - 2, страховкасыз йөргән - 3, номерлары пычрак булган - 2, каршы як полосага чыккан өчен - 1, юл билгеләре турындагы законны бозган өчен -4 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган йөртүче штрафка тартылды, машинасы штрафстоянкага озатылды. 4 вак юл һәлакәте теркәлгән. Зыян күрүчеләр юк. "Юлларда бозлавык, сак булыгыз! Бәрәскә авылында уртача тизлекне тикшерүче камера куелды. Юл кагыйдәләренә игътибарлы булыгыз", - ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев