Әтнәдә тәмамлыйлар
Әтнә авыл хуҗалыгы идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районыбыз игенчеләре быелгы уракның финиш сызыгына якынлашалар.
Бүгенгә урып-җыю 96 процент мәйданнарда башкарылды. Бездән соң баручы Саба игенчеләре урып-җыюны 85 процентта тәмамладылар. Ә республика буенча ул - 75 %. Алдагы елны бу көнгә әле 43 % кына иде. Әлегә Татарстан буенча һәр гектардан 26,4 центнер уңыш алалар. Әтнәдә уртача уңыш - 29 га/ц! Кыскасы, районда тиешле 18,2 мең гектарның 17,5 меңендә урып-җыйдылар инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев