Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Торак-2015" операциясе уза

Торак фондында янгыннар чыгуны кисәтү максатыннан, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак боерыгы нигезендә "Торак-2015" күзәтчелек профилактика чаралары үткәрү дәвам итә. Бу операция вакытында Яңа Шашы авылында урнашкан янгынга каршы көрәшүнең аерымланган посты хезмәткәрләре инструктаж һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Агымдагы елның 10 аенда хезмәткәрләр тарафыннан 484 шәхси...

Торак фондында янгыннар чыгуны кисәтү максатыннан, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак боерыгы нигезендә "Торак-2015" күзәтчелек профилактика чаралары үткәрү дәвам итә. Бу операция вакытында Яңа Шашы авылында урнашкан янгынга каршы көрәшүнең аерымланган посты хезмәткәрләре инструктаж һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Агымдагы елның 10 аенда хезмәткәрләр тарафыннан 484 шәхси йортта, шул исәптән ялгыз торучылар, күп балалы гаиләләр яшәгән хуҗалыкларда аңлату эшләре алып барылды. Көннәр салкынайту сәбәпле күп кенә хуҗалыкларда техник яктан төзек булмаган җылыту приборлары куллана башлыйлар. Шуңа күрә гражданнарга бу чорда аеруча сак булырга, төзек булмаган приборлардан файдаланмаска киңәш ителә. Электр приборларының төзеклеген һәрдаим күзәтеп торырга кирәк. Автомат саклагыч кына электр линиясендә кыска ялганыш яки кирәгеннән артык көчәнешә килгәндә электр утын өзеп куя. Бер розеткага берничә электр җиһазын тоташтырганда чыбыкларның кирәгеннән артык җылынуына һәм ахыр чиктә кыска ялганышка илтергә мөмкин. Мунча, лапас, гараж һәм башка урыннардагы лампочкаларда плафон булырга тиеш, эш беткәч, төнгә каршы аларны электр линиясеннән, йорттан аерып кую зарури. Шулай ук тәмәке тартып та йортны җылытып булмый. Янгыннарның 78 %ы торак йортларга туры килә. Йортыбызда янгын булдырмый калу бары тик үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев