Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тоткарланган өч исерек машина йөртүченең берсе - хатын-кыз

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехаметовтан алынган мәгълүматларга караганда, узган атна эчендә машина йөртү хокукы булмаган бер машина йөртүче тоткарланган. Тагын бер машина йөртүче бала утыртып йөртү өчен махсус утыргычы булмаган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Куркынычсызлык каешы такмаган 10 машина йөртүчегә дә протоколлар төзелгән. Страховкасыз машина руле артына утырган өчен -...

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехаметовтан алынган мәгълүматларга караганда, узган атна эчендә машина йөртү хокукы булмаган бер машина йөртүче тоткарланган. Тагын бер машина йөртүче бала утыртып йөртү өчен махсус утыргычы булмаган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Куркынычсызлык каешы такмаган 10 машина йөртүчегә дә протоколлар төзелгән. Страховкасыз машина руле артына утырган өчен - 8, тизлекне арттырып каршы як полосага чыккан өчен - 2, номерлары пычрак булган өчен - 8, җәяүлеләр өчен юлга туктаган өчен - 2, тиеш булмаган билгегә туктаган өчен - 3, тонировка өчен - 4 машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылган. Бер җәяүлегә киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган өчен протокол төзелгән. Ике вак юл һаләкәте теркәлгән. Өч исерек машина йөртүче тоткарланып, машиналары штрафстоянкага җибәрелгән. Шунысы тагын да аянычлырак, машина йөртүчеләрнең берсе - хатын-кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев