Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә трактор ауган

Әтнә - Бәрәскә юлында йөк төялгән трактор ауган. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов биргән мәгълүматларга караганда, әлеге юл һәлакәте трактор йөртүченең тиешле тизлек режимын сакламау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Тән җәрәхәтләре алучылар юк, тракторга зыян килгән. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәү аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип һәрдаим язып торабыз. Руль артында утырган...

Әтнә - Бәрәскә юлында йөк төялгән трактор ауган. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов биргән мәгълүматларга караганда, әлеге юл һәлакәте трактор йөртүченең тиешле тизлек режимын сакламау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Тән җәрәхәтләре алучылар юк, тракторга зыян килгән. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәү аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип һәрдаим язып торабыз. Руль артында утырган кеше генә түгел, яндагы пассажирлар да, шул вакытта бу урыннан узып баручы бүтән машина йөртүчеләр һәм аларның пассажирлары да, җәяүлеләр дә зыян күрергә мөмкин. Әнә шуны онытмасак иде. Юллар ваемсызлыкны кичерми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев