Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә трактор белән “ундүртле“ бәрелешкән

Штраф түләмәүчеләрне ачыклыйлар "Трактор" операциясе хакында газета битләрендә язган идек инде. 8 июньнән 30 июньгә кадәр республикада барган әлеге операция кысаларында безнең районда да трактор йөртүчеләргә карата игътибар аеруча артты. Операция башланган көннән алып бүгенге көнгә кадәр районда трактор белән бәйле бер юл һаләкәте теркәлгән. " Ундүртле" машинасы белән трактор...


Штраф түләмәүчеләрне ачыклыйлар "Трактор" операциясе хакында газета битләрендә язган идек инде. 8 июньнән 30 июньгә кадәр республикада барган әлеге операция кысаларында безнең районда да трактор йөртүчеләргә карата игътибар аеруча артты. Операция башланган көннән алып бүгенге көнгә кадәр районда трактор белән бәйле бер юл һаләкәте теркәлгән. " Ундүртле" машинасы белән трактор бәрелешкән әлеге авариядә тән җәрәхәтләре алучылар юк. Әмма ике йөртүчегә дә протоколлар төзелгән. Шулай ук, район авылларының берсендә алкогольле эчемлекләр кулланган килеш , җитмәсә йөртү таныклыгы да булмаган чит ил гражданины тоткарланган. Бу адәмгә 10 тәүлек арест бирелгән. Прицебы учетка куелмаган күмәк хуҗалык тракторын йөртүчене дә тоткарлаганнар. Анысының йөртүчесенә дә, хуҗалык җитәкчесенә дә протоколлар төзелгән. ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев сүзләренә караганда, район җирлегендә штрафларын түләмәүчеләргә карата кискен көрәш алып барыла. Бүгенге көндә штрафларын түләмәгән өч машина йөртүчегә карата чаралар күрелгән. Аларның берсе 3 суткага "ял итәргә" озатылса, икесе штрафларын икеләтә арттырып түләргә мәҗбүр булган. Штраф түләмәүчеләрне ачыклау һәм аларга карата чаралар күрү дәвам итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев