Әтнә балалар бакчаларында табигатьне саклау мөһим проблемаларның берсе
Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләре арасында елдагыча бәйге башланып китте. Быелгысы - экология елына багышланган. Әлеге бәйгене узган елдагы кебек үк Дусым балалар бакчасы башлап җибәрде. Тәрбияче Ләйсән Ханафина нәниләр белән "Урманда кунакта" исемле кичә әзерләгәннәр. Бакчага җиде генә бөртек бала йөрсә дә, Ләйсән аларның барысын да җәлеп итә алган....
Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләре арасында елдагыча бәйге башланып китте. Быелгысы - экология елына багышланган.
Әлеге бәйгене узган елдагы кебек үк Дусым балалар бакчасы башлап җибәрде. Тәрбияче Ләйсән Ханафина нәниләр белән "Урманда кунакта" исемле кичә әзерләгәннәр. Бакчага җиде генә бөртек бала йөрсә дә, Ләйсән аларның барысын да җәлеп итә алган. Ике яшьлек Рәзинәгә хәтле җырлыйсы җирдә җырлый, биисе урында бии. Балаларның телләре чиста, һәр сүзләре аңлашыла. Бергәләшеп чүпләнгән чишмәне чистарттылар. Шулай табигатьне сакларга өйрәнәләр алар.
Күәм балалар бакчасында безне Шүрәлеләр, Су аналары белән кызыклы сәяхәткә дәштеләр. Тәрбияче Рафия Гатауллина балаларны дару үләннәре белән таныштырды. Ә урман ияләре, үзләре уздырган дәрестә, табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Күбәләкләрнең нинди әһәмияткә ия булулары, ни өчен урманны сакларга кирәклеге турында балалар аңлап калгандыр дип өметләник. Кызыклы сәяхәт җыр, бию белән үрелеп барды. Күнгәр балалар бакчасында исә "Табигать - чиксез хәзинә" дигән темага шөгыль әзерләгәннәр. Бакчада катнаш группа, шуңа да нәниләр белән зурлар бергәләп катнаштылар. Тәрбияче Фирдинә Әхмәтшина чарага иҗади яктан килгән. Урман аланында кулдан эшләнгән җиләкләр, гөмбәләр... Сабыйлар дару үләннәренең исемнәрен атадылар, күбәләк белән бергәләп җырладылар, биеделәр. Ә менә Кышлау балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар җир шарын елмайту өчен нинди кызыклы моментлар гына күрсәтмәделәр. Тәрбияче Равия Абдуллинаны электән фантазиягә бай, сәләтле тәрбияче икәнен белә идем. Экология елы уңаеннан күрсәтелгән чыгышы моны тагын бер кат раслады. Бакчага йөрүче 10 баланың тугызы (әле аларның да дүртесе өч яшьлекләр, ә нәни Азалиягә бары ике генә) күрсәткән шөгыльне исебез китеп карадык. Менә ичмасам фантазия, хыял иреге. Гореф -гадәтләр белән дә бәйләгәннәр. Сәяхәтләре - һава шарында булды. Җырладылар, биеделәр... Аяк бармаклары ярдәмендә тау куышын вак ташлардан чистарттылар. Кошларга җимлек ясап, аларны да ашаттылар. Чын мәгънәсендә тамаша булды бу. Нәниләр табигатьнең дуслары булырга сүз бирделәр. Җир шарын тәки елмайттылар алар. Яңа Шашы сабыйлары исә "Табигатьнең әдәплелек сараена сәяхәт" кылдылар. Сәяхәтләре "елга" буйлап, көймәдә булды. Серле сандыктагы әкиятне танып белделәр. Су безгә ни өчен кирәк ? дигән сорауга да җавап бирделәр. Алтын балыкның су төбендәге чүпләр турында зарын да тыңладылар. Урман җәнлекләренә ярдәм иттеләр, авыру куянның колагын дәваларга доктор Айболитны чакырдылар. Кошларны тавышларыннан танып белделәр. Урау юлларны үтеп, әдәплелек сараена да килделәр. Нәниләр белән чын мәгьнәсендә зур эш башкарып чыкканнар апалары. Һәм бу барлык балалар бакчасына да кагыла. Дөрестән дә, эшләре күз алдында. Күңелле шөгыльләрдә катнашу сабыйларның үзләренә дә кызык. Табигатьне саклау бүгенге көннең иң мөһим проблемаларының берсе. Һәм моңа кечкенәдән өйрәтү зур савап.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 16:11Сөт саву арта 25 май көненә Татарстан буенча көнлек тулай савым 4222,1 тонна тәшкил итә.5300
-
28 май 2022 - 14:21Әллә кими, әллә арта Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән5000
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.6300
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.9400
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.18700
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.13000
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.19500
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.18500
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.10100
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6200
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.21700
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.13501
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.11400
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.10100
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада узаИгътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.7500
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.42900
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.36700
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.21700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика