Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә төрек Коръән-хафизы

Җиде яшьлек чагында ук Коръәнне яттан сөйләү буенча әтисе алдында имтихан тота ул... Хәмит БАДИКОВ Җөмһүриятебезнең Диния назәрате чакыруы буенча Төркиядән Татарстанга, аннан Олы Әтнәгә килгән имам, Коръән-хафиз Әбделкәрим Сәрдар турында бу мәкаләм. Әнә шул вакытта тулы Коръәнне 6 сәгать 22 минутта сөйләп чыгып шаккатыра. Кемдер сәләтне еллар буе туплый,...

Җиде яшьлек чагында ук Коръәнне яттан сөйләү буенча әтисе алдында имтихан тота ул...

Хәмит БАДИКОВ

Җөмһүриятебезнең Диния назәрате чакыруы буенча Төркиядән Татарстанга, аннан Олы Әтнәгә килгән имам, Коръән-хафиз Әбделкәрим Сәрдар турында бу мәкаләм. Әнә шул вакытта тулы Коръәнне 6 сәгать 22 минутта сөйләп чыгып шаккатыра.

Кемдер сәләтне еллар буе туплый, кайберәүләргә ул кинәт килеп төшә. Ә кемгәдертумыштан бирелә күрәсең. Төркия кунагы 2 университет тәмамлаган, гарәпчәне дә яхшы белә, дөньяви гыйлеме дә бар: табиб белгечлегенә дә ия. "Сайлаган юлым үзебезнең Ислам дине белән генә бәйле", - диде ул хакта сорашкач. Аның белән үзебезнең Олы Әтнә егете, тәрҗемәче ролен башкаручы, Казанның татар-төрек лицеенда укучы Ирек Сираҗиев аркылы аралаштык. Хәер, күп җөмләләрен тәрҗемәсез дә чамаларга була. "Сез, татарлар да, без, төрекләр дә инсаннар. Биредә шуңа игътибар иттем, һәрберебез елмаеп, ачык йөз белән аралашабыз", - ди. Дөрес, әйтүенчә, татар халкы бик кызу сөйләшә икән. Ә бит мин үзем дә аның бик кызу әйткән сүзләре артыннан фикерләргә өлгермичә азапландым! Ирек Сираҗиев үзе килгәнче аны характерларга өлгерде: "Бик кешелекле, гадел, кеше белән аралашырга ярата, бик тиз уртак тел таба, кайвакыт шаяртырга да ярата.Тулы вариантын газета битләрендә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев