Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә төшерелгән «Мулла» фильмының беренче тизеры дөнья күрде

Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасына нигезләнгән фильм презентациясе яз көне булыр дип көтелә. (Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген «Мулла» фильмының беренче тизеры дөнья күрде. Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасына нигезләнгән фильм август-сентябрь аенда Әтнә районында һәм Казанда төшерелде. Хәзер фильм әзерләүнең соңгы этабы бара, дип хәбәр итә оештыручылар....

Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасына нигезләнгән фильм презентациясе яз көне булыр дип көтелә.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген «Мулла» фильмының беренче тизеры дөнья күрде. Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасына нигезләнгән фильм август-сентябрь аенда Әтнә районында һәм Казанда төшерелде. Хәзер фильм әзерләүнең соңгы этабы бара, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Мулла» фильмы - тулы метражлы фильм буларак кинорежиссер Әмир Галиәскаровның һәм кинорежиссер буларак, Рамил Фазлыевларның дебют фильмы. Әсфәндияр мулла ролен дә Рамил Фазлыев башкарды. Рольләрнең берсенә Марат Бәшәров чакырылган иде һәм август аенда фильм ул катнашкан кадрларны төшерүдән башланып китте. Фильмны төшерүнең беренче көнендә "Татар-информ" хәбәрчеләре дә катнашты.

Фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, фильм актерларының күбесе - театр артистлары һәм мондый экспериментлар милли кино үсеше өчен әһәмиятле.

Фильм тамашачыга яз көне тәкъдим ителәчәк. Ул Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә дә катнашыр дип көтелә.

Фильм Татарстан Республикасы Презитденты Рөстәм Миңнеханов, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаров ярдәме белән төшерелә.

видеосын карар өчен ссылкага басыгыз : http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/07/157549/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев