Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Тукай язы

ТУКАЙ ЯЗЫ Елгалардан апрель агып бара, Артларыннан яшел май куа. Умырзаяларның керфегенә Каен суларыннан бал куна. Апрель бит ул - Тукай ае, Табигатьнең керсез бер чагы. Апуш булып җиргә аяк басты Тартып алды дөнья кочагы. Ятимлектә үтте бала чагы, Сукты аны тормыш коравы. Кулдан-кулга күчә үксез шагыйрь Бу - язмышның...

ТУКАЙ ЯЗЫ

Елгалардан апрель агып бара,

Артларыннан яшел май куа.

Умырзаяларның керфегенә

Каен суларыннан бал куна.

Апрель бит ул - Тукай ае,

Табигатьнең керсез бер чагы.

Апуш булып җиргә аяк басты

Тартып алды дөнья кочагы.

Ятимлектә үтте бала чагы,

Сукты аны тормыш коравы.

Кулдан-кулга күчә үксез шагыйрь

Бу - язмышның шулай сынавы.

Күтәрде дә халкы сөйгән улын

Зуп-зур Тукай аннан ясады.

Апрель алып килде бу дөньяга,

Шушы айда булды җәсәде.

Шундый вакыт хәзер җиһанымның,

Ләйсән яңгыр юа җир өстен.

Тукай кайта апрель ае белән,

Хәтер саклый аның һәр сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев