Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тулай савым 180 тоннага якынлаша

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алган оператив мәгълүматларга караганда, Әтнәдә 8 февральгә тәүлеклек тулай савым алдагы ел күрсәткеченә карата 121 % тәшкил итә. Тулай савым күләме - 178,5 тонна!

Кукмарада - 200,5 тонна, Балтачта - 184,7 тонна. Ә Татарстан буенча - 3230,2 тонна, бу да алдагы елдан күп - 105 %. "Россия 1" телеканалында илдә сөт кимү, шуның аркасында ялган сырлар сатылу турында документаль фильм күрсәттеләр. Әйтүләренчә, сөт күләме 73,5 мең тоннага кимегән. Бу фонда Татарстанның позиөиясе бик нык күренә.

Кабат үзебезнең Әтнәгә әйләнеп кайтыйк. Бу көнне бер баш сыердан тәүлеклек савым 25,1 килограмм тәшкил итә. Татарстан буенча - 13,8 килограмм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев