Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тылсым мажаралары

Без сезне тыңлыйбыз Күәм күпере, видеофиксатор яки тылсым маҗаралары «Мин тылсымчы түгел, мин әлегә өйрәнәм генә". Танылган әкият героеның бу сүзләрен күпләр хәтерлидер. Үзем дә бик еш искә төшерәм аларны. Бигрәк тә, редакциябез телефонына авыллардан халык кайдадыр нәрсәнедер эшләвебезне сорап шалтыратканда. Сорап кына калмыйлар, кайчакта таләп тә итәләр. Гадәттә, шалтыратучылар...

Без сезне тыңлыйбыз

Күәм күпере, видеофиксатор яки тылсым маҗаралары

«Мин тылсымчы түгел, мин әлегә өйрәнәм генә". Танылган әкият героеның бу сүзләрен күпләр хәтерлидер.

Үзем дә бик еш искә төшерәм аларны. Бигрәк тә, редакциябез телефонына авыллардан халык кайдадыр нәрсәнедер эшләвебезне сорап шалтыратканда. Сорап кына калмыйлар, кайчакта таләп тә итәләр. Гадәттә, шалтыратучылар иң башта баш редакторны сорый. Аны шартлы рәвештә Баш тылсымчы дип атыйк. Ул булмаса җаваплы сәркатипне таптыралар. Монысы инде - өлкән тылсымчы. Күп вакытта нәкъ менә аның тылсымы белән юллар рәтләнә, сулар килә башлый, хәтта көтүгә үгез дә табыла. Инде ул да юк икән - авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире кирәк халыкка. Анысын гади тылсымчы дип әйтсәң дә була. Авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән мәш килгән гади тылсымчының да халык белән аралашырга вакыты булмаса, үземә - әнә шул әкият герое кебек өйрәнчеккә тылсым эшләрен үз кулыма алырга туры килә. Нәрсә яза бу, нәрсә әкият сата дисездер. Юк шул. Кайчагында редакциябезне район халкы нәкъ менә тылсымчы кыяфәтендә күрә дә. Әйтерсең, алле ап, таяк белән бер селкеде дә - мәсьәлә үзеннән үзе хәл ителде. Гомумән, редакциядә нәкъ шуның белән генә шөгыльләнү өчен тоталар кебек тоелып куя кайвакыт. Югыйсә, безнең мондый сораулар буенча эшли торган рубрикабыз да юк түгел. "Без сезне тыңлыйбыз " да һәрдаим халыкны борчыган мәсьәләләрне тыңлап, кулдан килгәнчә хәл итәргә тырышабыз. Әмма бу кайгырту кайчагында үзебезгә каршы да эшләп куя. Әнә беркөнне иртәдән телефон шалтырый. Хатын- кыз тавышы. Минем исәнләшкәнне әллә ишетте, әллә юк- пулеметтан ата мени, китте тезеп. "Сез бу Күәм күперен нишләтергә уйлыйсыз.(!) Укучыларның мәктәпкә барыр вакыты җитә, күпер һаман төзәтелмәгән. Ревальгә ( Гатауллин, Күәм авыл җирлеге башлыгы - авт.)әйтегез, нәрсә уйлый ул. Төзәтелә дидегез дә, кайчан була ул?!" Мин хәлне аңлатканны тыңлап та бетермичә, телефонны куя да. Исем - фамилиясен сорагач та җавап кайтаруны кирәк дип тапмый шалтыратучы.

Я, хуш. Газета чыгара торган көн, җитмәсә Раузалия апа белән икәү генә, шул мәшәкатьләр белән онытылып та кителгән. Көн уртасында кабат телефон шалтырый. Кабат шул ук тавыш. " Сез Ревальгә шалтыратмадыгызмы?" дип сорый. "Юк әле",- дигән җавабым һавада эленеп кала. Нәрсә дисең, үземне, син бит әле өйрәнәсең генә дип тынычландырырга тырышып, Күәм авыл җирлеге рәисенә шалтыратам. Чын тылсымчы ук булмасам да, кеше гозер белән шалтыратты бит, укучы балалар өчен борчыла.

- Ферма белән мәктәп арасындагы күпер турында бара монда сүз, - ди ул.Бу күпер төзелгәнгә байтак еллар узды инде, ярый әле җимерелгән вакытында фаҗигаләр булмый калды. Төзәтү өчен экскаватор кирәк. Торбалары кайтартылды инде. Казытып урнаштырасы бар. Планнан тыш килеп чыккан хәл буларак, матди чыгымнар сорый. Шушы арада бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм.

Авыл җирлеге җитәкчесе шулай дип торгач, ышанмас җирдән ышанасың. Сез дә хөрмәтле шалтыратучым, аз гына сабыр итегез инде. Киләчәккә шуны әйтәсе килә, гозер белән шалтыратсагыз, зинһар, исем фамилиягезне дә атасагыз иде. Бу редакция өчен кирәк. Аноним мөрәҗәгать игътибарсыз да калырга мөмкин бит. Кем әйтмешли, бездән сүз чыкмас. Аноним дигәннән, инде кайтыр алдыннан кабат телефонга эндәшәләр. Бу юлы бухгалтерия ягына. Кассир кызыбыз Гүзәл башта ук кисәтеп куя - "Бик серьезный абыең". Тылсымчылардан кабат мин - өйрәнчек кенә, телефонны алмый калыр хәл юк. - Тәк, мин кем белән сөйләшәм әле. Абзый чыннан да бик җитди. Исем фамилиямне атыйм. Фәлән- фәләнова (әллә үртәп кабатлый инде), менә мин Әтнәгә кайтып - китеп йөрим, эш буенча да кайтырга туры килә. Әтнәгә җитәрәк, Бәрәзә - Бәрәскә тирәләрендә күчмә видеофиксатор куелган. Ә бу турыда кисәтүче юл билгесе юк.Ник юк? Син (алда авт. стиле) давай, ГАИ дан интервью ал да аңлатып яз. Без газета алдырабыз, акча түләп язылабыз, сез моны язарга тиеш... Урыс әйтмешли, дальше абзый миңа тагын нәрсәләр тиеш икәнлегемне аңлата. Тозлап - борычлап та җибәрә. Өйрәнчек кенә булсам да, тылсымчылар янәшәсендә эшләгәч, мондый ситуациядә нишләргә кирәк икәнлеген азрак беләм. Абзыйны бүлеп, исем- фамилиясен сорыйм. Җавап - "Сиңа нигә ул?". Менә кызык, безне кешеләргә үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә икенче төрлерәк сөйләшергә өйрәткәннәр иде. Инде үзем "нападениягә " күчәм. - Сез ГАИга шалтыратып сорадыгызмы соң? Нишләп әле мин сезгә ни дә булса тиеш булыйм? Бәлки башта сөйләшү тоныгызның югарылыгын киметерсез? Абзый минем сүзләрдән бераз югалып тора да , кабат " Моннан рәт чыкмас ахыры" дигәндәй, өлкән тылсымчыны чакырырга кушып әмер бирә. "Юк ул, отпускада", - дим. "Телефонын бир!" - дип җикерә. " Сезнең кайгы түгел әле анда, үз мәшәкатьләре"... Абзыйга шунда кешелек хисләре кире кайттымы, тавышы йомшап киткәндәй була. " Берәр нәрсә булмагандыр бит?" " Юк, күңелле мәшәкатьләр"... Актанышларча әйкәндә "кайтып төшкән" абзый белән дусларча саубуллашабыз. " Ярый, сеңелем, җавап көтеп калабыз яме" ... Йомшак сүздән җан эри- сорауны ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтовка юллыйм. Ә ул сезнең сорауга менә болай дип җавап бирде . - Дәүләт стандартлары буенча Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче фото һәм видеофиксация күчмә комплекслары файдаланылган урыннарда " Фотовидеофиксация" табличкасын ягъни юл билгесен кую мәҗбүри түгел. Бу хакта 09.12.2013тә Росстандарт тарафыннан кабул иткән 2221 санлы приказ нигезендә кертелгән 3 санлы үзгәрешләрдә әйтелгән.Тик шунысы да бар, юлларда әлеге күчмә комплекслар булу - булмау машина йөртүчегә юл кагыйдәләрен бозган очракта административ җаваплылыкка тартуга искәрмә булып тора алмый. Шулай булгач, абзый, ничек кенә булмасын, юлларда кагыйдәләрне барыбер үтәргә туры килә. Билге юк дип, кагыйдә бозмагыз инде яме.

Менә шундый хәлләр бездә. Үзебезне тылсымчылар кебек итеп хис иттерүегезгә рәхмәт , билгеле. Кайчакта иң соңгы нокта буларак та шалтыратасыз,анысын да беләбез. Ярдәм итәргә дә бик шатбыз. Бер - беребезне кимсетмичә аралашырга өйрәник инде, ә. Безнең дә бит үз эшебез. Бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев