Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә уңайлы да, тиз дә башкаралар

дәүләт хезмәте Бу - уңайлы Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга төрле белешмәләр алу буенча дәүләт хезмәтләре тәкъдим итә.

Хәзер судка тартылу-тартылмау, җинаять эше алып барылу яки аның туктатылуы турындагы белешмәләрне шул нигездә алырга мөмкин. Шәхси сакчы таныклыгын, аучы, спорт, шулай ук ату коралы алу, яисә аларның срогын озайту, бу коралларны саклау, йөртү өчен рөхсәтне алу җайлашты. Ирекле дәүләт дактилоскопик теркәү (бармак сырлары буенча шәхесне билгеләү, эзләү) дә шулай үткәрелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының әлеге дәүләт хезмәтләре Әтнә Эчке эшләр бүлегендә, шулай ук күпфункцияле үзәктә, яисә иwww.gosuslugi.ru интернет порталында үткәрелә.

Электрон формада гариза бирүнең үз өстенлекләре дә бар. Бу очракта дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты кыскара, язган гариза буенча ниләр эшләнүе турында мәгълүматны белеп була, гариза бирү өчен дәүләти һәм муниципаль оешмаларга, учреждениеләргә барып йөрисе дә юк. Моннан тыш, коррупция куркынычы да кими.

Ә www.gosuslugi.ru интернет порталында теркәлү өчен үзеңнең шәхесеңне раслаган бер юлны сайларга кирәк. Аны почта аша яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, шулай ук электрон имза ярдәмендә эшләргә мөмкин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев