Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә участок инспекторына йорт ачкычлары тапшырылды

Бәрәзәдә өр-яңа йортка ия булган участок инспекторы Илнур Йосыповның рәхмәт йөзеннән җавабы әнә шундый булды. Ниһаять, безнең районда да полиция хезмәткәренә яңа йортның ачкычлары тапшырылды. Әлеге зур бүләккә Түбән Бәрәскә, Бәрәзә һәм Олы Өшкәтә авылларына хезмәт күрсәткән полиция участогы инспекторы Илнур Йосыпов лаек булды. Йорт кына дисәм хәтере калыр -...

Бәрәзәдә өр-яңа йортка ия булган участок инспекторы Илнур Йосыповның рәхмәт йөзеннән җавабы әнә шундый булды.

Ниһаять, безнең районда да полиция хезмәткәренә яңа йортның ачкычлары тапшырылды. Әлеге зур бүләккә Түбән Бәрәскә, Бәрәзә һәм Олы Өшкәтә авылларына хезмәт күрсәткән полиция участогы инспекторы Илнур Йосыпов лаек булды. Йорт кына дисәм хәтере калыр - олы бер административ торак комплексы бу. Шулай дип әйтүем юкка түгел, бинада йорт та, участок полициясе бүлеге дә.

Илнур үзе Әтнә полиция бүлегендә 2010 елдан бирле эшли. Биредә участок инспекторы булып та нәкъ шул вакыттан ул. Өйләнгән. Тормыш иптәше Алинә белән бер егет үстерәләр. Адельгә дә инде өч яшь.

Мондый йортлар участок инспекторларына республика Эчке Эшләр министрлыгы тарафыннан кабул ителгән махсус программа нигезендә төзелеп тапшырыла. Бүгенге көндә барлыгы 14 районда полиция хезмәткәрләре йорт ачкычларына ия булган инде. Аларның эш шартларын яхшырту, халыкка якынрак булып, кирәк вакытта кирәк урында булу максаты белән кабул ителгән программа бу. Илнурга йорт ачкычларын Эчке Эшләр министры Артем Хохорин исеменнән Биектау муниципальара полиция бүлекчәсе җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы Рафис Хәлиуллин тапшырды. Шул ук вакытта ул эш өчен яңа машинага да ия булды. Гомумән, яңа өйне котлап бирелгән бүләкләр дә саллы иде. Район хакимияте исеменнән бүләк телевизорны район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов тапшырды.

  • Халык белән тыгыз элемтәдә булырга кирәк. Ә бүләк киләчәктә уртак тел табып эшләү өчен этәргеч булсын, - диде ул.

Ленин нәсел заводы җитәкчелеге дә буш кул белән килмәгән, бүләккә суыткыч алып килгәннәр. Заводның баш инженеры Таһир Садриев исә Илнурның эшен югары бәяләде:

  • Бу нигез ныклы булсын. Бездә Илнурны бик ихтирам итәләр. Киләчәктә дә халык ышанычын акларга кирәк, - диде ул.

Йорт салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы дисәләр дә, бу хезмәтне башкару бүген бик авыр. Шуңа да , Илнур Йосыповның район хакимиятенә, полиция бүлеге җитәкчелегенә һәм шушы йортны торгызуда көчләрен керткән һәркемгә рәхмәте зурдан:

- Ияләштем инде, һәр йортта яшәүче белән таныш. Арасында төрлесе бар - җайлашырга тырышам. Яңа төзелгән бу йортка гаиләбез белән сөенеп аяк басабыз. Бәхетле нигез булсын, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев