Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә участок ветеринария пункты ачылды

Президент программасы нигезендә Комыргуҗа авылында да участок ветеринария пункты ачылды. Әлеге пункт "Шахтер" хуҗалыгы составына керүче авылларга хезмәт итәчәк. Тантананы авыл җирлеге җитәкчесе Әхтәм Зиннәтуллин ачты. Нигезенең изге булуын теләп, җирле мулла Коръән укып багышлады. Ветстанция җитәкчесе Айрат Ибраһимов төзелешкә көче керүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерде. Саба территориаль бүлеге инспекторы Илгизәр...

Президент программасы нигезендә Комыргуҗа авылында да участок ветеринария пункты ачылды.

Әлеге пункт "Шахтер" хуҗалыгы составына керүче авылларга хезмәт итәчәк.

Тантананы авыл җирлеге җитәкчесе Әхтәм Зиннәтуллин ачты. Нигезенең изге булуын теләп, җирле мулла Коръән укып багышлады. Ветстанция җитәкчесе Айрат Ибраһимов төзелешкә көче керүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерде. Саба территориаль бүлеге инспекторы Илгизәр Гарипов Татарстанда эшләүче 30лап программа арасыннан ветеринар пунктлар төзүнең уңышлы баруын ассызыклады һәм:

- Бу бинада матур итеп эшләргә язсын, халыкка файдасы тисен иде, - дигән теләк белдерде.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исеменнән терлекчелек буенча консультант Наил Фәйзрахманов котлады. Элекке баш мал табибы Мәхмүт Хәкимҗанов та хөкүмәткә рәхмәтен җиткерде.

Символик Кызыл тасманы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәрит Галиуллин, Илгизәр Гарипов һәм Айрат Ибраһимов бергә кистеләр. Ә ачкычын участок мал табибы Илнур Мөхәммәтшинга тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев