Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә укучы кызны машина бәрдергән

Әтнәнең Күәм авылында " Лада Приора" машинасы 2007 елгы кыз баланы бәрдереп киткән. Тик монда машина йөртүче түгел, ни кызганыч, сабый үзе гаепле. Ул юлга туктап торган машинаның арткы ягыннан килеп чыккан. Әле ярый машинаның кырыена гына эләккән. Кыз бала бүгенге көндә Арча хастаханәсендә . "Әти-әниләргә тагын бер кат искә...

Әтнәнең Күәм авылында " Лада Приора" машинасы 2007 елгы кыз баланы бәрдереп киткән. Тик монда машина йөртүче түгел, ни кызганыч, сабый үзе гаепле. Ул юлга туктап торган машинаның арткы ягыннан килеп чыккан. Әле ярый машинаның кырыена гына эләккән. Кыз бала бүгенге көндә Арча хастаханәсендә . "Әти-әниләргә тагын бер кат искә төшереп үтәсе килә, юл кагыйдәләре турында һәрдаим аңлату эшләре алып барылсын иде,- ди ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев. Район администрациясенең махсус карары белән 1 февральдән барлык балалар бакчасына йөрүче һәм укучы балаларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Санаулы көннәр калып бара, сакланганны гына саклармын, дигән. Балаларыбыз язмышы үзебезнең кулда", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев