Әтнәдә укучылар җәен дә тик тормый
Укучылар каникулда тик тормый Район мәшгульлек үзәгеннән хәбәр итүләренчә, укучыларның җәйге ялы чорында 62 бала эшкә тартылган. Алар күмәк хуҗалыкларда , шулай ук "Чулпан" лагеренда хезмәт куялар. Агымдагы елның шушы чорына үзәктә барысы 62 кеше исәптә тора. Ел башыннан ике кеше эшмәкәр буларак үз эшен ачып җибәргән. 7 кеше яңа...
Укучылар каникулда тик тормый
Район мәшгульлек үзәгеннән хәбәр итүләренчә, укучыларның җәйге ялы чорында 62 бала эшкә тартылган. Алар күмәк хуҗалыкларда , шулай ук "Чулпан" лагеренда хезмәт куялар.
Агымдагы елның шушы чорына үзәктә барысы 62 кеше исәптә тора. Ел башыннан ике кеше эшмәкәр буларак үз эшен ачып җибәргән. 7 кеше яңа белгечлек алган, аларның берсе әле дә Казанда укуын дәвам итә. Исәптә торучыларның 17 се җәмәгать эшләрен башкарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев