Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә укучылар Спартакиадасы узды (фоторепортаж)

Мәктәп укучылары арасында Спартакиаданың шахмат бәйгесе үтте. Спорт мәктәбе һәм мәгариф бүлеге бик күркәм чара оештырганнар.

Уеннар бик кискен барды. Беренче уеннан соң ук беренче урынга Күңгәр командасы менеп урнашты. Үзара очрашуда алар фаворит саналган Әтнә командасын оттылар. Шулай да Әтнә командасы башка уеннарда өстенлекләрен раслап, I урын яуладылар. Командалар түбәндәгечә урнашты:

1. Олы Әтнә

2. Күңгәр

3. Олы Мәңгәр

4. Комыргуҗа

Шәхси беренчелектә егетләр арасында икенче ел рәттән Әтнә командасыннан Инсаф Бадиков җиңде. 5 мөмкинлектән 5 балл туплады. Икенче урынны, шулай ук икенче ел, шушы ук командадан Айнур Гәрәев алды. Өченче урынны Күңгәрдән Әмир Закиров яулады. Дүртенче урынга Бәрәскәдән Инсаф Фатыхов лаек булды.

Кызлар арасында газетабыз хәбәрчесе, Күңгәр кызы Рәзилә Газизова җиңүгә нык куандык. Аны ихлас котлыйбыз! Икенче урынны Әтнә командасының 2 сыйныф укучысы, нәни "йолдызчык" Азалия Мифтахова яулады. Өченче урынны да шушы ук командадан Азалия - бу юлы Әхмәтова алды. Дүртенче урынга Комыргуҗадан Лилия Гыйззәтуллина лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев