Әтнәдә укулар оештырыла
Район мәшгульлек үзәгеннән хәбәр итүләренчә, ел башыннан ике кеше үзәк ярдәмендә субсидия алып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган. Тагын 5 кеше махсус белем алып, икенче белгечлеккә ия булган һәм бүгенге көндә шул белгечлек буенча эшлиләр. Үзәктә исәптә торучы 13 кеше авыл җирлекләрендә җыештыру эшләрендә катнашкан. Шулай ук 2 кеше Арча ДОСААФ...
Район мәшгульлек үзәгеннән хәбәр итүләренчә, ел башыннан ике кеше үзәк ярдәмендә субсидия алып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган. Тагын 5 кеше махсус белем алып, икенче белгечлеккә ия булган һәм бүгенге көндә шул белгечлек буенча эшлиләр. Үзәктә исәптә торучы 13 кеше авыл җирлекләрендә җыештыру эшләрендә катнашкан. Шулай ук 2 кеше Арча ДОСААФ ында "Д" һәм "Е" категорияләренә укыйлар. "Мәшгульлек үзәгендә шушы көннәрдә теләүчеләр өчен эшмәкәрлек буенча укулар да оештырырга уйлыйбыз", - дип хәбәр итә үзәкнең әйдәп баручы инспекторы Гөлнара Галиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев