Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә укытучылар очрашты

Олы Мәңгәр мәктәбендә икеләтә бәйрәм булып узды. Беренчесе - өлкәннәр көне булса, икенче бәйрәм - укытучылар көне иде. Бәйрәм "Бер күрешү - бер гомер" девизы астында узды. Чынлап та, лаеклы ялга чыккан мөгаллимнәребез һәм мәктәптә әлеге көндә белем бирүче укытучыларыбызның сөйләшер сүзләре, уртаклашырга фикерләре җитәрлек иде. Бәйрәмнең беренче яртысында хөрмәтле...

Олы Мәңгәр мәктәбендә икеләтә бәйрәм булып узды. Беренчесе - өлкәннәр көне булса, икенче бәйрәм - укытучылар көне иде. Бәйрәм "Бер күрешү - бер гомер" девизы астында узды. Чынлап та, лаеклы ялга чыккан мөгаллимнәребез һәм мәктәптә әлеге көндә белем бирүче укытучыларыбызның сөйләшер сүзләре, уртаклашырга фикерләре җитәрлек иде. Бәйрәмнең беренче яртысында хөрмәтле укытучыларыбыз өчен укучылар тарафыннан оештырылган концерт программасы узса, икенче өлеше түгәрәк табын артында чәй эчү белән дәвам итте. Килгән өлкән укытучыларыбыз үзләренең җиткерәсе килгән фикерләрен әйттеләр, мәктәп белән танышып чыкканнан соң нинди хисләр кичерүләре белән уртаклаштылар. Әйе, чынлап та, бер күрешү - үзе бер гомер икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев